Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Байлар Сабасы – Лесхоз юлында җиңел машиналар кара-каршы бәрелешеп, дүрт кеше һәлак булган

Саба районында “Лада Ларгус” каршы як полосага зур тизлектә чыгып, “Шевроле Эпика” белән бәрелешкән

Саба районында җиңел машиналар кара-каршы бәрелешеп, дүрт кеше һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте Байлар Сабасы – Лесхоз юлында Килдебәк авылы янында кичә кичке дүртләр тирәсендә килеп чыккан.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, “Лада Ларгус” каршы як хәрәкәт юлына зур тизлектә чыгып “Шевроле Эпика” белән бәрелешкән.

Ике машинаның да йөртүчеләре һәм “Ларгус”ның ике пассажиры урында ук үлгән.

Янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, машиналарның аккумуляторларын сүндергән һәм һәлак булган кешеләрнең мәетләрен чыгарган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев