Күрше Саба районында Covid-19 белән зарарлануның тагын бер очрагы ачыкланган
Көн темасы

Күрше Саба районында Covid-19 белән зарарлануның тагын бер очрагы ачыкланган

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 55 яңа очрагы расланган.

Күрше Саба районында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның тагын бер очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 55 яңа очрагы расланган.

«21 кеше хастаханәгә урнаштырылды, тагын 34 кеше өйдә дәвалана, аларның авыруы җиңел яки симптомсыз формада уза», — диде Галимова.

Кукмара районында әлеге тәүлеккә коронавирус белән зарарланучы юк.

 

фото: Владимир Васильев


Нет комментариев