Югары Өскебашта балалар бәйрәме узды (фото)
Хәбәрләр

Югары Өскебашта балалар бәйрәме узды (фото)

Бәйрәмдә төрле уеннар, ярышлар уздырылды

Югары Өскебаш авыл китапханәсе, клуб белән берлектә, балалар өчен "Күңелле чак - балачак"исемле бәйрәм үткәрде. Бәйрәмдә төрле уеннар, ярышлар уздырылды. Авылга җәйге ялга кайткан балалар белән дуслык мөнәсәбәтләре урнашты, балалар үзләренә яңа дуслар таптылар. Ике телдә аралашу, тел байлыгын арттыру, тәртипле, бер-береңә юл куя белү кебек күркәм сыйфатлар турында әңгәмә үткәрелде. Бәйрәм балаларга ошады,бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итте Гөлүсә Гәрәева.


Нет комментариев