Яңа ел каникулларында кукмаралыларны 9 көн ял көтә
Россия хөкүмәте Хезмәт министрлыгының 2017 елда бәйрәм һәм ял көннәре турындагы проектын раслады. Аның нигезендә, киләсе елга ил халкы Яңа ел каникулында - 9 көн (31 декабрь - 8 гыйнвар), февральдә - 4 көн (23 февраль-26 февраль), мартта бер көн (8 март) ял итәчәк. 1 Май бәйрәмендә исә - 29...
Россия хөкүмәте Хезмәт министрлыгының 2017 елда бәйрәм һәм ял көннәре турындагы проектын раслады. Аның нигезендә, киләсе елга ил халкы Яңа ел каникулында - 9 көн (31 декабрь - 8 гыйнвар), февральдә - 4 көн (23 февраль-26 февраль), мартта бер көн (8 март) ял итәчәк. 1 Май бәйрәмендә исә - 29 апрельдән 1 майга кадәр, Җиңү бәйрәмендә 6 майдан 9 майга кадәр яллар көтелә. Россия көне (10 июнь - 12 июнь) һәм Татарстан Конституциясе көне (4 ноябрь - 6 ноябрь) уңаеннан да озын яллар каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев