Татарстан синоптиклары көчле җил һәм буран хакында кисәтә
Хәбәрләр

Татарстан синоптиклары көчле җил һәм буран хакында кисәтә

Иртәгә, 7 гыйнварда, Татарстан территориясендә төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 16 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Аерым алганда, Казанда җилнең тизлеге урыны белән секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Моннан тыш, республика территориясендә буран чыгуы да ихтимал, дип кисәтә синоптиклар.

Татар-информ


Нет комментариев