Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олыязның үрнәк гаиләләре кичәгә чакырылды (фото)

Халыкта: "Гаилә - ил терәге" - дигән гыйбарә яшәп килә. Шушы гыйбәрәне нигез итеп алып, Олыяз мәдәният йортында "Имин гаилә - илем киләчәге" дигән кичә булып узды. Яшьлекләрендә олы мәхәббәтне канат итеп алып уртак гаилә корган, бүгенгесе көндә дә яшьләр өчен үрнәк булып торган гаиләләр чакырылган иде. Кичә барышында аларның...

Халыкта: "Гаилә - ил терәге" - дигән гыйбарә яшәп килә. Шушы гыйбәрәне нигез итеп алып, Олыяз мәдәният йортында "Имин гаилә - илем киләчәге" дигән кичә булып узды. Яшьлекләрендә олы мәхәббәтне канат итеп алып уртак гаилә корган, бүгенгесе көндә дә яшьләр өчен үрнәк булып торган гаиләләр чакырылган иде. Кичә барышында аларның танышу- кавышу тарихы, кызыклы вакыйгалар, әти-әни, туганнар белән дус яшәү, балаларны тәрбияләү үзенчәлекләре уртага салып сөйләшенде. Гаиләнең иминлеге бер-береңне аңлап яшәгәндә генә тәмле җимешләр бирүен ассызыклады бәйрәм кунаклары.
Гаилә бәхете язгы ташу түгел,
Үзе килми юллар ярмыйча.
Аның өчен бергә, җиң сызганып,
Көрәшергә кирәк армыйча, дип бәйрәмне төгәлләде Рафил Хәбриев.
Вәсилә Хәбриева, Олыяз авылы мәдәният йорты директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk