Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мисырдан пассажирлары белән самолет урлап китүче тоткарланган

Кыбрысның тышкы сәяси ведомствосы хәбәр иткәнчә, Мисырда EgyptAir авиакомпаниясенең А320 самолетын урлап китүче кулга алынган. "Бар да бетте. Урлап китүче кулга алынды", - дип хәбәр итә ведомство Twitterдагы үз микроблогында. 81 кеше утырган А320 самолеты Бург әл-Арабтан җирле вакыт белән иртәнге сәгать 8дә (Мәскәү вакыты белән иртәнге 9да) очып киткән...

Кыбрысның тышкы сәяси ведомствосы хәбәр иткәнчә, Мисырда EgyptAir авиакомпаниясенең А320 самолетын урлап китүче кулга алынган. "Бар да бетте. Урлап китүче кулга алынды", - дип хәбәр итә ведомство Twitterдагы үз микроблогында.

81 кеше утырган А320 самолеты Бург әл-Арабтан җирле вакыт белән иртәнге сәгать 8дә (Мәскәү вакыты белән иртәнге 9да) очып киткән һәм Каһирәгә юнәлгән. Рейсны үз кулына алган ир маршрутны үзгәртүне таләп иткән, шуңа бәйле рәвештә, самолет Кыбрысның Ларнака шәһәренә төшкән.
Аннары ул барлык тотакларны азат иткән, самолетта экипажның җиде әгъзасын һәм берничә чит ил кешесе: өч британияле, италияле һәм Ирландия кешесен калдырган. Хәзергә барлык тотаклар да азат ителгән.
EgyptAir самолетын урлап алып киткән ир Кыбрыста яшәүче хатын-кызга - элеккеге хатынына булырга мөмкин - хат салынган конверт бирүне таләп иткән. Аның тагын бер таләбе Мисырда кулга алынган хатын-кызларны азат итү булган. EgyptAirнең урлап кителгән самолетында булган тотакларны берсе очучылар кабинесындагы тәрәзәдән чыккан. Тагын дүрт кеше самолеттан трап буенча төшкән, дип хәбәр итә ММЧ.
Соңгы мәгълүматлар буенча, самолетны мисырлы Сейф ад-Дин Мостафа урлап киткән. Алданрак җинаятьне кылуда Ибраһим Самаха шикләнелгән иде, әмма «Би-би-си» хәбәр иткәнчә, ул үзенең самолетны урлап китүгә катнашын инкарь иткән. Самах әлеге рейсның пассажиры булган, ул тотаклар арасында борттан чыккан, дип яза "Интерфакс".
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев