Кукмарада “Россия балалары” кисәтү операциясе башланды
17 апрельдә "Россия балалары" дигән оператив-кисәтү операциясе башланып китте. Ул 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге чараның максаты: балигъ булмаганнар арасында наркоманияне кисәтү, аларны замана афәтләреннән саклап калу, наркотиклар әйләнешенә каршы көрәш. Операция барышында балалар белән төрле чаралар, психологик күнекмәләр, уеннар, тематик кичәләр уздыру, яшүсмерләрнең күпләп җыелу урыннарына, транспортта, сәүдә...
17 апрельдә "Россия балалары" дигән оператив-кисәтү операциясе башланып китте. Ул 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге чараның максаты: балигъ булмаганнар арасында наркоманияне кисәтү, аларны замана афәтләреннән саклап калу, наркотиклар әйләнешенә каршы көрәш. Операция барышында балалар белән төрле чаралар, психологик күнекмәләр, уеннар, тематик кичәләр уздыру, яшүсмерләрнең күпләп җыелу урыннарына, транспортта, сәүдә һәм күңел ачу учреждениеләренә кисәтү рейдлары оештыру планлаштырыла. Шулай ук инспекторлар тематик лекцияләр сөйләячәк, наркоманиягә каршы көрәшне чагылдырган плакат һәм белешмәлекләр таратылып, "Кисәтү көне", "Хокукый белемнәр атналыгы" да үткәреләчәк, дип яза http://kukmor-ovd.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев