Кукмарада коткаручылар фатир ишеген балкон форточкасы аша кереп ачкан
Хәбәрләр

Кукмарада коткаручылар фатир ишеген балкон форточкасы аша кереп ачкан

Кукмара янгын-коткару частеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген, сәгать 07.26да "ГЛОНАСС+112" системасы аша поселокның Ворошилов урамындагы күпкатлы йортларның берсенең фатирында өлкән яшьтәге хатын-кызның егылуы, аның ишекне ачмавы, медицина ярдәме кирәк булу турында хәбәр алына.

ПСЧ-117 дежур каравылы хезмәткәрләре участок инспекторы катнашында балкон форточкасы аша фатир эченә узалар. Аңын югалткан 1947 елгы хатын-кыз идәндә ята торган була. Ул район үзәк дәваханәсе хезмәткәрләренә тапшырыла.

Фото: newstes.ru

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев