Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Байлангар җирлегендә Өлкәннәр көне үткәрелде (фото)

Байлангар мәдәният йортында Өлкәннәр көне зурлап үткәрелде. Анда Байлангар, Нормабаш, Сазтамак авылларыннан 80нән артык өлкән яшьтәгеләр килгән иде.

Аларны иң элек җирлек башлыгы Илфат Миннегалиев тәбрикләде. Бәйрәм кунаклары хөрмәтенә үзешчәннәр башкаруында күңелле җырлар яңгырады, үзләре дә җырга осталыкларын күрсәттеләр. Мул табын артында олылар иркенләп аралашты, яшьлек хатирәләре барладылар. Соңыннан аларга Вахитов исемендәге хуҗалыкның һәм "Урал" җәмгыятенең бүләк-күчтәнәчләре тапшырылды, дип хәбәр итте Рәшит Минегалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев