Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Игътибар - балалар" акциясе башланды

15 майдан 15 июньгә кадәр республикада "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе старт алды. Укучыларның җәйге каникуллары чорына туры килүче әлеге акциянең төп максаты - балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү. Агымдагы елның 4 аенда Россия юлларында 138 бала һәлак булган, 4511е төрле тән җәрәхәтләре алган. Татарстанда 126 бәхетсезлек...

15 майдан 15 июньгә кадәр республикада "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе старт алды. Укучыларның җәйге каникуллары чорына туры килүче әлеге акциянең төп максаты - балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү. Агымдагы елның 4 аенда Россия юлларында 138 бала һәлак булган, 4511е төрле тән җәрәхәтләре алган. Татарстанда 126 бәхетсезлек очрагы теркәлеп, аларда 5 бала үлгән, 128е җәрәхәтләнгән. Кукмарада исә балалар белән бәйле 3 фаҗига теркәлде, 1 баланың гомере өзелде.

-Акция барышында балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре һәм участок инспекторлары белән берлектә эшләячәкбез. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар аеруча нык контрольгә алачак. Юлны тиешсез урыннан, светофорның кызыл утына чыккан укучыларга махсус карточкалар тутырылып мәктәпләргә җибәреләчәк. Шулай ук тиешле тизлекне сакламаучы, балаларын махсус автоурындыклар белән җиһазландырмаган килеш юлга чыкканнарга да таләпләр катгый булачак, - дип искәртә ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы Нурсил Мортазин. - Бәхетсезлек очракларына юлыкмас өчен һәркемнән сак һәм игътибарлы булу сорала.

Фото: http://ds55.centerstart.ru/node/148

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар акция ЮХИДИ игътибар

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X