ЮХИДИ тег белән яңалыклар
-
Кукмара районында җиңел машина юл читенә төшеп киткән, йөртүчесе - дәваханәдә
Авария Янсыбы авылы янындагы трассада була.
-
49 мең татарстанлы ЮХИДИ штрафлары барлыгын дәүләт хезмәтләре порталыннан белде
Хезмәтне куллану өчен автомобильнең дәүләт номерын һәм транспорт чарасын теркәү турында таныклык номерын белергә кирәк.
-
Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре автобус шоферларын тикшерү өчен рейдка чыгачак
Муниципаль, муниципальара, төбәкара маршрутларда пассажирларны даими яки заказга йөртүче автобусларны тулысынча тикшерәләр.
-
Кукмараның яшь юл хәрәкәте инспекторлары юлга чыкты
Манзарас урта мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары "Игътибар - балалар" акциясе кысаларында инспектор белән белән берлектә юлга чыктылар. -Укучылар руль артына утыручыларга һәм җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләре язылган буклетлар тараттылар, - ди ЮХИДИ инспекторы Нурсил Мортазин. - Кагыйдәләрне бозган велосипедчыларга да кисәтүләр ясадык. Рейдлар алга таба да дәвам итәчәк.
-
"Игътибар - балалар" акциясе башланды
15 майдан 15 июньгә кадәр республикада "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе старт алды. Укучыларның җәйге каникуллары чорына туры килүче әлеге акциянең төп максаты - балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү. Агымдагы елның 4 аенда Россия юлларында 138 бала һәлак булган, 4511е төрле тән җәрәхәтләре алган. Татарстанда 126 бәхетсезлек...
-
Манзарас мәктәбе укучылары - "Имин тәгәрмәч" бәйгесе җиңүчеләре
Манзарас урта мәктәбендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары катнашында "Имин тәгәрмәч - 2013" бәйгесе үтте. Балалар катнашында килеп чыккан бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында оештырылган әлеге чарада район мәктәпләреннән 28 команда катнашты. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта йөрү буенча үзләренең осталыкларын күрсәтте. Биремнәр шактый катлаулы булганлыктан, төгәллек,...