Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Манзарас мәктәбе укучылары - "Имин тәгәрмәч" бәйгесе җиңүчеләре

Манзарас урта мәктәбендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары катнашында "Имин тәгәрмәч - 2013" бәйгесе үтте. Балалар катнашында килеп чыккан бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында оештырылган әлеге чарада район мәктәпләреннән 28 команда катнашты. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта йөрү буенча үзләренең осталыкларын күрсәтте. Биремнәр шактый катлаулы булганлыктан, төгәллек,...

Манзарас урта мәктәбендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары катнашында "Имин тәгәрмәч - 2013" бәйгесе үтте. Балалар катнашында килеп чыккан бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында оештырылган әлеге чарада район мәктәпләреннән 28 команда катнашты.

Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта йөрү буенча үзләренең осталыкларын күрсәтте. Биремнәр шактый катлаулы булганлыктан, төгәллек, җитезлек сорый иде. Балаларның берсе дә югалып калмады - бәйгегә тырышып әзерләнгәннәр. Барлык балларны бергә туплаганнан соң, беренче урынга Манзарас урта мәктәбе командасы чыкты. Икенче-өченче урыннарны исә Кукмара 4нче һәм 3нче урта мәктәпләре командалары бүлеште. "Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләр" дип - Урта Комар, "Медицина өлкәсендәге уңышлары өчен" - Нырья, "Иң яхшы велосипедта йөрүчеләр" дип Ош.Юмья урта мәктәбе командалары табылды. Җиңүчеләрнең барысына да Мактау грамоталары, истәлек бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара ЮХИДИ яшь юл хәрәкәте инспекторлары

erid: 2VtzqxWHLUk