Балалар тег белән яңалыклар
-
Табибларның балаларны сөендерүчеләргә рәхмәтләре зур
Район үзәк дәваханәсенең балалар бүлеге коллективы стеналарны бизәкләүдә, рәсемнәр ясауда ярдәм иткән волонтерларга (кураторлары Фирүзә Шәмиева) үзенең рәхмәтен җиткерә. "Шулай ук шәхси эшмәкәр Рамазан Юнысов, Жилой Рудниктан Миләүшә һәм Раил Сафиннарга да рәхмәтебез чиксез, - диләр алар. Ярдәм кулы сузучыларның барысына да саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез". фото: http://www.liveinternet.ru
-
"Кояшкай" приюты балалары наркотикларның зыяны турындагы әңгәмәдә катнашты
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында "Кояшкай" социаль приютында педагог Роза Гарипова приютта тәрбияләнүче балаларны ышаныч телефоны номерлары, аны кайчан файдалану кирәклеген аңлатты. Яшүсмерләр белән наркотикларның зыяны, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, килеп чыккан проблемаларны хәл итү юллары турында әңгәмә үткәрелде. фото: lookatthefiles.ru
-
Ош. Юмья авылы китапханәсендә "Үз туган ягыңгы беләсеңме?" дигән кичә узды
Ош. Юмья авылы китапханәсендә "Үз туган ягыңны беләсеңме?" дип аталган кичә узды. Биредә балалар өчен "Ватаным Татарстан - минем тугын ягым" дигән китап күргәзмәсе, "Татарстан турында викторина" дигән презентация оештырылган иде. Шулай ук, китапханә хезмәткәрләре барлык катнашучы балаларны яңа уку елы белән тәбрикләде. Иң актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр таратылды. фото:...
-
Кукмаралылар Татарстан буенча узган шахмат чемпионатыннан җиңү белән кайттылар
20-28 августта Казан шәһәрендә шахмат буенча Татарстан чемпионаты узган иде. Биредә катнашучылар биш төрле яшь категориясенә бүленеп, тугыз турда көч сынашты. Әлеге чемпионатта Кукмара данын яклап Атлас Булатов исемендәге күппрофильле лицей укучылары Айнур Җиһаншин, Ирек Галиев, Илфар Садретдинов, Диана Гарафетдиновалар һәм тренерлары Вячеслав Абдулов катнаштылар. Ирек Галиев 83 шахматчы балалар...
-
Районыбызда "Игътибар - балалар!" акциясе дәвам итә
Районыбызда республикакүләм игълан ителгән "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе дәвам итә. Әлеге акциянең төп максаты - балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең пропаганда бүлеге инспекторы Нурсил Мортазин сүзләренә караганда, юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар аеруча нык контрольгә алыначак. Юлны светофорның кызыл утына...
-
Зур Сәрдек балалары "Мин яратам сине, Татарстан!" дигән бәйрәм чарасында катнашты
Зур Сәрдек мәдәният йортында Республика көненә багышланган "Мин яратам сине, Татарстан!" дип аталган бәйрәм чарасы үткәрелде. Чараны китапханәче һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләделәр. Әлеге чарага кече һәм урта яшьтәге балалар чакырылды. Шулай ук балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә килделәр. Бәйрәм ике өлештән оештырылды. 1 бүлектә китапханәдә балалар өчен "Татарстан -...
-
"Кояшкай" балалары "Берсут" лагеренә китте
"Кояшкай" социаль приютында тәрбияләнүче балалар Мамадыш районында урнашкан "Берсут" лагеренә җәйге ялга киттеләр. Биредә алар төрле сәламәтләндерү, мәдәни чараларда катнашып, ике атна дәвамында ял итәчәкләр. Шулай ук, "Кояшкай"ның 14 тәрбиячесе шушы көннәрдә Болгарга барып, борынгы татар җирләрендә сәяхәт итеп кайттылар. фото: http://turbaza.ru/respublika-tatarstan/bersut/
-
Кукмара үзәк дәваханәсенең балалар бүлегенә балалар киеме алып килүчеләр булган
"Хезмәт даны" газетасының 19 июль санында журналист Лилия Нургалиеваның "Кайсыгызның кулы җылы?" дигән язмасы басылган иде. Анда тәртипсез яшәү рәвеше алып барган гаиләләрдән балаларның вакыт-вакыт район үзәк дәваханәсенең балалар бүлегенә урнаштырылуы һәм бүлекнең бу чорда аларны памперс, колготки, эчке кием белән тәэмин итә алмаулары турында сүз барды. Язма газетада басылып...
-
"Кояшкай"да наркотикларга каршы стенгазета ясадылар
"Кояшкай" социаль приютында наркотикларга каршы көрәш турында чираттагы дәрес-әңгәмә узды. Әлеге чара кысаларында балалар илебезгә яшерен рәвештә керүче наркотиклар, аларның кеше организмына зыяны турында сөйләштеләр, бу турыда белемнәрен тирәнәйтү өчен оештырылган тренингларда катнаштылар. Шулай ук биредә тәрбияләнүчеләр "Наркотикларга каршы" дип аталган темага стенгазеталар да ясадылар. Барлык катнашучыларга тәм-томнардан торган күчтәнәчләр...
-
"Нараткай" лагеренда бүгенге көндә 97 бала ял итә
Камышлы авылы янында урнашкан "Нараткай лагеренда бүгенге көндә 97 бала ял итә. Әлеге смена 31 июльгә кадәр эшләячәк. Өченче сменага исә бер төркем чаңгычыларның килүе көтелә. Без килгәндә кызлар-малайлар, бердәм булып җыелып, уен белән мавыгалар иде. Кайсы таганда атына, турникта күтәрелә, "әбәк"ле уйный. Саф һавада, табигать кочагында рәхәтләнеп ял итүче...
-
Аш.Буҗи балалары китапханәдә дару үләннәре белән таныша
Аш.Буҗи авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары катнашында "Дару үләннәре" дигән кичә үткәрелде. Китапханәче Алсу Ярмиева оештырган әлеге чараның максаты - укучыларның кызыксынуын үстерү, дару үсемлекләренең әhәмияте турында белемнәрен тирәнәйтү, экологик культура тәрбияләү булып торды. Кичә барышында укучылар дару үләннәре белән таныштылар, аларны ничек файдаланырга, җыярга кирәклеге турында мәгълүмат алдылар. Шулай...
-
Кукмарада 13 яшьлек балалар мотоциклда йөри
Җәй көне авыл халкы өчен иң уңайлы, ягулыкны иң аз сарыф итә торган транспорт, әлбәттә, мотоцикл. Әмма статистикадан күренгәнчә, иң күп бәла-казаларга очраулар да нәкъ менә мотоциклчылар белән бәйле икән. Агымдагы елның алты аенда районда мотоцикл, скутер, мопедчылар катнашында 4 юл фаҗигасе теркәлгән. Аларда 1 кешенең гомере өзелгән, ә 4се...
-
Зур Кукмарада быел 20 бала туган
Зур Кукмара авылында ел башыннан 20 сабый тууы һәм 17 кеше вафат булуы теркәлгән. Узган ел белән чагыштырганда, быел үлүчеләр саны кимегән. 2012 елның 1 июленә 26 кеше бакыйлыкка күчкән булса, 18 кеше дөньяга килгән булган. фото: http://www.zastavki.com
-
Кукмарада быел балалар гаебе белән ике янгын булды
Янгыннарның чыгуына еш кына биш яшькә кадәрге балаларның ут белән уйнавы сәбәпче була. Нәниләрнең гаебе белән районыбызда 2012 елда - өч янгын, агымдагы елда - ике янгын булды. Кагыйдә буларак, бу очракларда алар, шкафларга, карават яки өстәл асларына, почмакларга кереп качалар. Мал-мөлкәтне һәм иң кадерлесе -балалар гомерен саклап калу өчен...
-
“Шәфкать”тә тернәкләнүчеләр Сабантуйны көтеп ала
Бүген "Шәфкать" балаларны тернәкләндерү үзәгендә ел саен үткәрелеп килә торган Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәмгә биредә тернәкләнү курслары үтүче балалар, аларның әти-әниләре, кунаклар, иганәчеләр килгән иде. Сабантуй милли уеннар, җыр-бию белән үрелеп барды. Бәйрәмдә беркем дә бүләксез калмады. Рәшит МИНЕГАЛИЕВ фотосы