Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада мәгариф хезмәткәрләрен тәбрикләделәр

Укытучыларны һәм тәрбиячеләрне район башлыгы Сергей Димитриев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин котлады.

Район Советы бинасында Укытучылар көне уңаеннан тантана узды. Анда мәгариф хезмәткәрләре, укытучылар, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре чакырылган иде. Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы Сергей Димитриев һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин тәбрикләде.

Нәтиҗәле эшләгән укытучыларга һәм тәрбиячеләргә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыкларының күкрәк билгеләре, район башлыгы һәм мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары тапшырылды. 

Район башлыгы Сергей Димитриев чарада катнашучыларга үзенең изге теләкләрен ирештерде.

«Мәгариф системасы республикада югары урынны били. Монда һәммәгезнең дә көче кергән. Балалар бакчасыннан башлап, мәктәпне тәмамлап зур тормыш юлына озатканчы әти-әниләр белән берлектә бик тырышып хезмәт куясыз. Барыгызга да зур рәхмәт. Сезне ихластан бәйрәм белән тәбрик итәм, эшегездә, тормышыгызда уңышлар телим. Киләчәктә дә республика, федераль программаларында катнашып, булган мөмкинчелекләрне тагын да киңәйтеп, уңайлыклар тудыру өчен ныгытып эшләячәкбез», - диде Сергей Димитриев.  

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин укытучыларның тырыш хезмәтен билгеләп үтте, Бердәм дәүләт имтиханнары, дәүләт йомгаклау аттестациясе, олимпиадалар буенча Кукмараның республика районнары арасында дәрәҗәле урын алып торуына басым ясады. 

Укытучы хезмәте элек-электән иң мактаулы һөнәрләрнең берсе булып саналган. Бу хәзер дә шулай. 

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев