Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында тавыш бирү участоклары ачылды

Кукмара шәһәрендә – 10, ә авыл җирлекләрендә 63 тавыш бирү участогы эшли.

11-13 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президентын һәм Кукмара муниципаль районы вәкиллекле органнары депутатларын сайлаячакбыз.

Районда 18 яше тулган, Россия гражданины булган 40220 тавыш бирүче исәпләнә. Комиссия вәкилләре аларның һәммәсенә сайлауда катнашу өчен чакырулар өләште.

Кукмара шәһәрендә – 10, ә авыл җирлекләрендә 63 тавыш бирү участогы эшли.

Төп тавыш бирү участокларыннан тыш, 11-12 сентябрь көннәрендә алдан тавыш бирү өчен Кукмараның күпфатирлы йорт ишегалларында да 22 мәйданчык булдырылды. Шулай ук сайлау участогы булмаган, шәһәр үзәгеннән ераграк урнашкан 43 авылда да 11-12 сентябрьдә алдан тавыш бирү пунктлары эшли. Ә инде 13 сентябрь көнне тавыш бирү бары тик төп стационар участокларда гына оештырыла.

Санитар-эпидемиологик хәл белән бәйле рәвештә, барлык сайлау участокларында һәм йорт яны территориясендәге шатерларда санитар нормалар сакланачак. Тавыш бирергә килүчеләрнең саклагыч битлекләре булырга тиеш, ә менә перчатка кию мәҗбүри итеп каралмый. Участокларда аяк киемнәрен дезинфекцияли торган келәмнәр куела, куллар өчен дә антисептиклар бар.


фото: Наиля Шафигуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев