Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Белгәннәрдән өйрәнәбез

Файдалы киңәшләр

*Сүндергәннән соң да плитә өстендә 10-15 минут торса аш тәмлерәк була.

* Камыр ризыклары кыздырганнан калган майны суынгач кына сөз.

*Бозланып каткан сөтне эрегәннән соң гына кайнат.

* Шикәр комы салып, озак итеп кайнаткан сөт куе һәм тәмле була.

*Бәрәңгене ашка ике-өч кисәккә кискәләп кенә сал. Ваклап туралган бәрәңге, изелеп, шулпаны куерта.

* Кәбестә, тозлы кыяр салып пешерсәң, тарала торган бәрәңге изелми.

* Тозлаган кәбестәне яки кыярны аш өчен томалап пешергәндә аз гына томат яисә помидор салсаң, ул изелеп пешә.

* Яшелчәләрне су күп салмыйча, кәстрүл капкачын томалап пешерсәң, витаминнары әйбәт саклана.

* Кесәлне стаканнарга бүлеп суыт. Пешергән савытында суытсаң, сулана башлый.

* Винегрет өчен чөгендер, кишер, бәрәңгене кабыклары белән, һәркайсын аерым савытка салып пешер. Аларның һәркайсының үзенә хас төсе һәм тәме бар.

* Яшелчә чистартканда кул каралса, серкә белән юарга кирәк.

*Ачылган банкадагы томат өстенә бераз тоз сибеп, үсемлек мае тамызсаң, ул бозылмыйча озак саклана.

* Сөтле бәрәңге пешерим дисәң, башта бәрәңгесен тозлы суда пешер. Аннан соң кайнаган сөт өстә.

* Чөгендерне томалап пешергәндә бераз серкә өстәргә кирәк. Аның төсе үзгәрмәс.

*Карт терлек итен бераз горчица сөртеп 15-20 минут тотсаң, тиз һәм йомшак булып пешә.

* Аш пешерүнең дә тәртибе бар. Токмачлы булганда шулпа өлгергәч бәрәңге, аннары токмач салалар. Тозланган яшелчәле аш хәзерләгәндә кәбестәне, кыярны аерым савытта пешереп ал. Яшелчәләрне алдан салсаң, бәрәңге катып китә, тиз пешми. Ярмалы ашка бәрәңгене ярма пешеп чыгар алдыннан салалар.

*Пешкәч бер көн торган итне кыздырганда ике бармак калынлыгында тура да салкын шулпага салып куй. Шулпадан алгач, майлы табада кыздыр. Шулай итсәң, яңа пешкән ит кебек була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев