Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшь коткаручыларның уңышлары

Без, 8 сыйныф укучылары, гимназиядә эшләп килүче "Яшь коткаручы" хәрби-патриотик берләшмәсенә бик теләп йөрибез. Биредә төрле күнекмәләр алабыз: тигез сафларда йөрү, винтовкадан төз ату, автомат сүтеп җыю, туристик әзерлек, медицина белемнәре нигезләрен үзләштерәбез. "Яшь коткаручы" командасының уңышлары да куанычлы: "Аҗаган" хәрби уеннарында безнең команда - җиңүче, Саба районында узган зона...

Без, 8 сыйныф укучылары, гимназиядә эшләп килүче "Яшь коткаручы" хәрби-патриотик берләшмәсенә бик теләп йөрибез. Биредә төрле күнекмәләр алабыз: тигез сафларда йөрү, винтовкадан төз ату, автомат сүтеп җыю, туристик әзерлек, медицина белемнәре нигезләрен үзләштерәбез. "Яшь коткаручы" командасының уңышлары да куанычлы: "Аҗаган" хәрби уеннарында безнең команда - җиңүче, Саба районында узган зона ярышларында призер булды. Өлкән сыйныфлар төркеме Казан шәһәрендә үткән хәрби-патриотик клублар слетында икенче урынны алды. Бу уку елында патриотик клублар арасындагы республика бәйгесендә "Иң яхшы хәрби-патриотик клуб" номинациясендә икенче урынны алуга ирештек.

Ярышлардан тыш, без походларга, экскурсияләргә йөрергә яратабыз. Күбебез, гимназияне тәмамлагач, укуны хәрби уку йортларында дәвам итәргә тели. Безнең клубка йөргән өч укучыбыз бүгенге көндә Мәскәү шәһәренең ФСБ институтында белем алуларын дәвам итәләр. Без алар белән горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев