Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кишер пирүген адымлап пешерү рецепты ФОТОлар белән

Бүген менюда - кишер пирүге! Бу пирүгне кияүгә чыкканчы ашаганым юк иде. Мин аны бианамнан пешерергә өйрәндем. Минем карашка, кишер пирүгенең өстенлекләре бик күп: беренчедән, кишер һәр өйдә бар, икенчедән, майда йөздереп пешерелми, өченчедән, ул бик тәмле. Пешереп карагач, монысына үзегез дә инанырсыз. Шуннан, башладыкмы? Иң элек уртача зурлыктагы 6-7...

Бүген менюда - кишер пирүге! Бу пирүгне кияүгә чыкканчы ашаганым юк иде. Мин аны бианамнан пешерергә өйрәндем. Минем карашка, кишер пирүгенең өстенлекләре бик күп: беренчедән, кишер һәр өйдә бар, икенчедән, майда йөздереп пешерелми, өченчедән, ул бик тәмле. Пешереп карагач, монысына үзегез дә инанырсыз. Шуннан, башладыкмы?

Иң элек уртача зурлыктагы 6-7 кишерне юып, эре дә, вак та булмаган кыргыч аша үткәрәм дә, төбенә ярты каптан күбрәк ак май (үзегез эшләгән сары май булса тагын да яхшырак) салынган калын төпле кәстрүлгә кыздырырга куям. Шуңа 1 зур аш кашыгы (чүмәкәй итеп) шикәр комы, ярты чәй калагы тоз салам да капкачын каплыйм. Газны үтә кызу итмәскә һәм вакыт-вакыт болгатып алырга онытмаска кирәк.
Булдымы? Хәзер инде икенче савытка дөгене бүрттерергә куям. Ике листлык пирүг өчен мин, гадәттә, 1 стакан дөге (дөгене 1,5 стакан алырга да була) бүрттерәм. Башта 2 стакан суны кайнатып чыгарам да шуның өстенә 1 стакан дөге салам. Бер чеметем чамасы тоз да кушам. Дөгеле кәстрүлне талгын ут өстенә куям.
Хәзер инде чират камырга да килеп җитте. Әлеге пирүгнең камыры бик гади. 1 стакан сөт алам, шуңа 3 аш кашыгы үсемлек мае, чеметем тоз салам да камыр басам. Шуннан камырны кечкенә шарчыкларга бүлеп чыгам да һәм кәгазь калынлыгы гына итеп җәям (калын булса, тәмле килеп чыкмый).
Аннары кишер белән дөгене бутыйм.
Аннары кишер-дөге катнашмасын камыр өстенә салып чыгам да читләрен бөгәм.
Пирүгләр әзер. Аларны хәзер духовкага озатырга да була.
Кишер пирүгенең өстенлеге шунда, ул, беренчедән - чүпрәсез камырдан, икенчедән - натураль ризыклардан әзерләнә, өченчедән, бик тәмле була. Тәмле әйберне, гадәттә, бар кеше дә бик ярата.
Венера МӘҖИТОВА
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев