Туембаш авылыннан Мансур Нигамәтҗановның гомер бәйрәме

Туембаш авылында яшәүче кадерле әтиебез Нигамәтҗанов Мансур Зәки улының 4 мартта 60 яшьлек юбилее.
Әтиебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез.
Кайгы-хәсрәткә бирешми, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, әниебез белән бергәләп, тигез пар канат булып яшәвеңне телибез.
Без бәхетле, әткәй, син булганга,
Балам диеп өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп, баш иябез сиңа
Бүген 60 яшең тулганда.
Иң изге теләкләр белән әниебез Мәрьям, Гөлназ-Дамир, Лилия-Зөлфәт, Гөлия-Данил, оныкларың Данил, Дәниф, Ранил, Әдилә, Данияр, Зәлинә, Раян, кода-кодагыйларың.
Нет комментариев