Юнысов Рамазан Касыймхан улының 26 февральдә туган көне

Йортыбызның тоткасы, тормышыбызның терәге булган безнең кадерлебез Юнысов Рамазан Касыймхан улының 26 февральдә туган көне.
Районыбызда гына түгел, якын-тирә төбәкләрдә үзенең тырышлыгы, тәвәккәллеге, олы йөрәкле булуы белән танылган кадерлебезгә иң изге, иң ихлас теләкләребезне җиткерәбез.
Тырыш синең оста кулларың,
Матур эзле үткән юлларың.
Барча туганнарга, якыннарга
Һәрчак изге булды уйларың.
Котлы булсын синең туган көнең -
Без барыбер шушы теләктә.
Бүгенгедәй шат елмайган йөзең
Шатлык өсти безнең йөрәккә.
Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, тормышыбызда иминлек-тынычлык, уңышлар теләп: тормыш иптәшең, балаларың, киленең, киявең, оныкларың. Кукмара-Казан.
Нет комментариев