Реклама
Быел беренче сыйныфка барачак барлыгы123 балага әнә шундый ярдәм күрсәтелде. “Мәктәпкә барырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясе, 2007 елдан башлап, 1 сентябрь алдыннан үткәрелеп килә. Бу акция кысаларында предприятие һәм оешма җитәкчеләре беренче сыйныфка барачак балаларга мәктәп кирәк-яраклары алуда ярдәм итәләр. Шунысы мөһим бит: якты бәйрәм - Белем көнендә алар кимсенү тойгылары кичермәсеннәр.