Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Әзәрбайҗан ризыгы “Дюга” туклыклы һәм файдалы элементларга бай

Мин Әзәрбайҗанга кунакка баргач, иремнең туганнары "Дюга" дигән әлеге җәйге суык ашны көн саен пешерәләр иде. Ул - ашказаны-эчәк авыруларын да дәвалый торган, бик туклыклы, файдалы элементларга бай ризык. Табигать кочагына ял итәргә чыкканда да аны үзең белән алырга була. Кукмарага кайткач, мин дә аны еш пешерәм, балаларымның бик исләре...

Мин Әзәрбайҗанга кунакка баргач, иремнең туганнары "Дюга" дигән әлеге җәйге суык ашны көн саен пешерәләр иде. Ул - ашказаны-эчәк авыруларын да дәвалый торган, бик туклыклы, файдалы элементларга бай ризык. Табигать кочагына ял итәргә чыкканда да аны үзең белән алырга була. Кукмарага кайткач, мин дә аны еш пешерәм, балаларымның бик исләре китмәсә дә, әтиләре белән бик яратып ашыйбыз.

"Вакланып" тормас өчен ашны 3 литр кефирга әзерлик әле. Иң элек 3 литр кефирны бик әйбәтләп, бертөрле масса барлыкка килерлек итеп болгатырга кирәк. Шуңа чи 2 йомырка, бер уч (50 грамм) юылган дөге, вак итеп турап икешәр бәйләм кориандр, укроп, 1 аш кашыгы он, әз генә тоз саласы да, газга кайнарга куясы. Газны кабызганнан соң, аның яныннан бер генә минутка да китәргә ярамый, гел әлеге массаны болгатып торырга кирәк. Якынча ярты сәгатьтән соң әлеге аш кайнап чыга һәм газны шунда ук сүндерергә кирәк. Әлеге аш суык килеш ашала.

Татьяна Госейнова

фото: http://www.diary.ru/~zhdu-tebya-iz-armii/?tag=768178

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk