Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Вахит авылы балалар бакчасында бәйрәм бик күңелле узды

Хуш иске ел, саумы Яңа ел! Ышанмасам да мин анда Торып калачагыма. Хыялда гына булса да, Китәм балачагыма... Әйе, менә үзенең балачак хатирәләрен, яшьлек истәлекләрен тагын бер кат күңелдә яңартып Яңа ел бәйрәме үтеп китте. Яңа ел диюгә, нигәдер балалар бакчасы, мәктәп еллары күз алдына килә. Чөнки бу елларда булган...

Хуш иске ел, саумы Яңа ел!

Ышанмасам да мин анда

Торып калачагыма.

Хыялда гына булса да,

Китәм балачагыма...

Әйе, менә үзенең балачак хатирәләрен, яшьлек истәлекләрен тагын бер кат күңелдә яңартып Яңа ел бәйрәме үтеп китте. Яңа ел диюгә, нигәдер балалар бакчасы, мәктәп еллары күз алдына килә. Чөнки бу елларда булган бәйрәмнәр күңелгә шулкадәр нык уелып кала, аны бернинди еллар сөреме дә күмеп китә алмый.

Безнең Вахит авылы балалар бакчасында да бу бәйрәм шаулап-гөрләп үтеп китте. Кичәне балалар бакчасы мөдире Зөлфия Никитина ачып җибәрде. Зәвык белән бизәлгән чыршы һәм зал, балаларның бәйрәмчә шат авазлары, матур кием-костюмнары, иң мөһиме - бик нык уйланылып әзерләнгән сценарий беркемне дә битараф калдырмады. Бәйрәмгә әти-әниләр дә бик күп килгән иде. Балаларның матур җырлары, шигырьләре һәркемгә бик ошады, чөнки монда үз эшенең остасы булган тәҗрибәле, үзләре дә һәр яктан сәләтле, белемле тәрбиячеләр эшли. Гомумән, бу бәйрәмгә һәр хезмәткәр үз өлешен кертте. Хәтта лаеклы ялда булган Сария апа Хәмидуллина, Әлфия апа Сәмигуллина да читтә калмадылар, балаларның бәйрәме күңелле узсынга бар көчләрен куйдылар. Шулай ук Сәвия апа Нуриева, Рузалия апа Фәхертдинова, Гөлнара Пессарева, Чулпан Нигъмәтҗанова бәйрәмнең бизәге булып әверелделәр.

Бәйрәмнән балалар да, әти-әниләр дә күтәренке рух, яхшы кәеф белән киттеләр. Шушы шатлык барлык кешеләргә дә җитсен, дөнья имин, кешелек сәламәт булсын!

фото: http://avto-chop.ucoz.org/blog/novogodnie_stikhi_dlja_detej_4_klass_9_10_let/2013-06-10-28

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk