Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Рәхәтләнеп күңел ачтык

Быел, ниһаять, Кукмарадагы 4 нче мәктәп янындагы ничәмә- ничә еллар "йоклаган"паркка җан керде. Яңа елга хәзерлек декабрьдә үк башланды. Паркка кардан шугалак, төрле сыннар ясалды, ик'енче өлешендә балалар мәйданчыгы барлыкка килде. Балаларга рәхәтләнеп уйнарга мөмкинлек тудырылды. 5 гыйнварда исә биредә Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Көне дә бик җылы матур булганлыктан,...

Быел, ниһаять, Кукмарадагы 4 нче мәктәп янындагы ничәмә- ничә еллар "йоклаган"паркка җан керде.

Яңа елга хәзерлек декабрьдә үк башланды. Паркка кардан шугалак, төрле сыннар ясалды, ик'енче өлешендә балалар мәйданчыгы барлыкка килде. Балаларга рәхәтләнеп уйнарга мөмкинлек тудырылды. 5 гыйнварда исә биредә Яңа ел бәйрәме үткәрелде.

Көне дә бик җылы матур булганлыктан, иптәш хатыным белән бәйрәмгә киттек. Кеше әллә ни күп булмас дип уйлаган идек. Бала-чаганың, халыкның күп булуын күреп шаккаттык. Паркта безгә бик ошады, балалар өчен төрле уеннар оештырылган, коймак белән эчәргә чәе кайнап тора, шашлыгы пешкән.

Кыш бабайлар, Кар кызы үзләренең шигырьләре, теләкләре аша, балаларга күчтәнәчләр өләшеп, бәйрәмне җанландырып тордылар. Өч Кыш Бабай арасыннан беренче урынны алучыны сайлавы авыр булды, чөнки өчесе дә бик булдырдылар. Нәтиҗәдә 4 нче урта мәктәп Кыш бабае җиңүче дип билгеләнде.

Балаларны, халыкны сөендереп, бәйрәмне үткәрүчеләргә, оештыручыларга рәхмәт. Күңелемне борчыган бер мәсьәлә турында да язмый кала алмыйм. Халыкка бәйрәм ясар өчен никадәр хезмәт белән сыннар ясадылар, ә кемнәрдер аларны җимерделәр. Ә бәйрәм алдыннан тагын төзәтеп куярга туры килде. Кеше хезмәтен хөрмәт итә белсәк иде.

Мондый бәйрәмнәр ел да кабатлансын, еллар имин булсын дигән теләк белән

Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X