Карабодайсыз да торырбыз
Беркөнне карабодай ярмасы алыйм, дип кибеткә кергән идем, беткән булып чыкты. "Бәясе арта, килограммы 50 сум була, дип күпләп алып бетерделәр бит аны", - ди кибетче. Үзебезнең йорт тирәсендәге берничә сәүдә ноктасына сугылдым, берсендә дә карабодай юк. Нинди галәмәт икән бу?! Юкса телевизордан: "Быел республикада карабодай уңды, 17 мең тонна...
Беркөнне карабодай ярмасы алыйм, дип кибеткә кергән идем, беткән булып чыкты. "Бәясе арта, килограммы 50 сум була, дип күпләп алып бетерделәр бит аны", - ди кибетче. Үзебезнең йорт тирәсендәге берничә сәүдә ноктасына сугылдым, берсендә дә карабодай юк. Нинди галәмәт икән бу?! Юкса телевизордан: "Быел республикада карабодай уңды, 17 мең тонна җыеп алынды. Татарстанда бер елга җан башына 3,5 килограмм карабодай туры килә", - дип сөйләгәннәр иде бит... Ярар, карабодай ашамыйча да яшәрбез, иң мөһиме - сугышлар чыга күрмәсен дә, икмәкләр булып торсын!
Җәмил ӘСФӘНДИЯРОВ
фото: http://www.embassybel.ru/news/59958db3cf68.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев