Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Сәрдектән Мостафиннар гаиләсе үзләренең өч уллары янына балалар йортыннан алынган алты баланы да тәрбияли

Әлеге гаиләдә булып кайтканнан соң, төрле хисләр кичердем. Марс, Камилә, Фәния апалар кебек мин булдыра алмас идем, мөгаен. Тәрбиягә моның кадәр чит баланы алып үстерү өчен никадәр көч, киң күңеллелек, балаларны чын күңелдән ярата белү, "йөрәкле" булу кирәк, ләбаса. Ә алар үзләре исә бу гамәлләренә: "Аллаһ - теләгебез, күңелебез белән...

Әлеге гаиләдә булып кайтканнан соң, төрле хисләр кичердем. Марс, Камилә, Фәния апалар кебек мин булдыра алмас идем, мөгаен. Тәрбиягә моның кадәр чит баланы алып үстерү өчен никадәр көч, киң күңеллелек, балаларны чын күңелдән ярата белү, "йөрәкле" булу кирәк, ләбаса. Ә алар үзләре исә бу гамәлләренә: "Аллаһ - теләгебез, күңелебез белән ул идарә итә. Әлеге эшебез мактауга лаек түгел, ә ул кушканны үтәргә тырышу. Бу дөньяда Аллаһ кына мактауга лаек", - дип кыскача гына аңлатма бирделәр. Әйтергә генә җиңел - үзләренең өч уллары - Салих, Идрис, Сәлим янына балалар йортларыннан алты бала алып, аларга әни, гаилә җылысы бүләк итәләр Мостафиннар!

Танышу

Балаларның мәктәптән кайтышларына өйләрендә булу өчен махсус төштән соң чыгып киттек Зур Сәрдеккә. Без килеп кергәндә гаилә башлыгы Марс һәм аның әнисе Фәния апа гына өйдә иде. Тугыз баланың әнисе Камиләне (паспорты буенча - Земфира - авт) Кукмарага чакыртып алганнар икән. Марс "Игенче" хуҗалыгында мал табибы булып эшли, ә Фәния апа башлангыч сыйныфларда укытып лаеклы ялга чыкканнан соң, авылдагы мәдрәсәдә дин сабаклары бирә башлаган.

Сөйләшә, таныша гына башлаган идек, иң беренче булып мәктәптән битләре кызарган тугыз яшьлек Идрис кайтып керде. Чишенеп, юынып алганнан соң, әбисе пешереп куйган кабыклы кайнар бәрәңгене кай арада әрчеп, тәлинкәдәге майга салып, "Сез дә авыз итегез", дип аны каршыма да китереп куйды ул. "Ашап туйгач нәрсә эшләргә җыенасың инде?", - дип сорыйм яңа танышымнан. "Тирес түгәргә чыгам. Миңа ике абзардагы тиресне чистартасы, ә абыем Салихка - башкаларныкын", - диде тугыз яшьлек бала, гаҗәпкә калдырып.

Озак та үтми, Салих үзе дә Наилә белән кайтып керде, икесе дә бер сыйныфта, бишенчедә укыйлар икән. Алар артыннан өйгә, исәнләшеп, тугызынчы сыйныф укучысы Әминә узды, Камилә дә Кукмарадан кайтып өлгерде. Берара аш өстәле артына сигез кеше җыйналдык. Исемнәрен дә һәм кайсы үзләренеке, кайсы тәрбиягә алынган бала икәнен аңышыр өчен кат-кат сораштырырга, язып куярга туры килде. Әле бит авылдагы балалар бакчасында тагын дүрт сабый бар...

Моннан 12 ел элек кавыша Марс белән Камилә. Нократ Аланындагы бер мөселман туенда таныша алар һәм... бер атнадан үзләре дә никах укыталар.

-Камиләне авыл белән таныштырырга кайткач, бакчага алып чыгып, менә сиңа бер мең баш кәбестә, чүбен утыйсың була, дидем, - ди Марс, елмаеп.

Ә Камилә исә:

-Мин ул кәбестәне күрмәдем дә, мине табигать үзенә әсир итте. Таулар, инеш буе. Әмма хәзер ул тирәне таллар басып китте инде, - дип җавап бирде.

"Барысы да үзебезнекеләр"

Өстәл янына тезелешеп утырганнан соң, балаларның кайсы сезнеке, кайсы тәрбиягә алынган соң дип сораштыра башлагач, Марстан шундый җавап ишеттем.

Моннан сигез ел элек үзләренекеләр - Салихка 3 яшь, Идрискә яшь ярым булган вакытта, Камилә балалар йортыннан кыз бала алып кайту турында өйдә сүз кузгата. Иң элек Саба районының Иске Икшермә авылындагы приютка барып, ун яшьлек Диләрә белән танышалар. Әмма кызның бертуган апасы: "Балигъ булгач, сеңлемне үзем алам", - дип белдерә. Шуннан соң Мостафиннар Казандагы балалар йортыннан апалы-сеңелле 4 яшьлек Наиләне ( ) һәм 9 яшьлек Әминәне (Анна Федосеева) тәрбиягә алалар. Бервакыт Казаннан: "Мине кайчан яулыклы апа килеп алыр икән, дип Икшермәдәге Диләрә елап ята", - дигән хәбәр алына. Шулай итеп берьюлы өч кызның әнисе булып куя Камилә. Бу вакытта әле өйләренә су кермәгән, канализация, заманча кер юу машинасы да юк. Әмма, балаларга булган мәхәббәт, аларга мөмкин кадәр әни назын бирергә тырышу бар авырлыкларны оныттыра. Берничә ел үтә. Салих белән Идрис инде мәктәптә укый башлыйлар, өченче уллары Сәлим дә инде итәктән төшеп килә. Тәрбиягә алган шомырт кара күзле Наилә, зәңгәр күзле Әминә дә инде тәмам үзләренекенә әверелә. Ә иң зур кызлары Диләрәне исә 18 яше тулгач, Зур Сәрдек егетенә кияүгә сорап киләләр. Камиләнең күңеле тагын ятимнәр йортында. Интернетка кереп төрле сайтлар аша балалар эзли башлый ул, әле яше дә тулмаган, тәпи йөреп китмәгән, ташлап калдырылган сабыйларны алып үстерәсе килә аның. Ә янында терәге - Марс белән Фәния апа. Алар янә каршы килмиләр аның теләгенә.

-Кирага, без аны Кирама дип йөртәбез, без барганда 8 ай иде. 30 кеше алып караган, кире китергәннәр, чөнки шушы айлар эчендә барлыгы дүрт кенә килограмм авырлыкта иде ул, - ди Камилә. -Мин Кираны ошаттым, Марс исә - Миленаны. Узган елның апрелендә Киров өлкәсеннән Кираманы барып алсак, июнь аенда түзмәдек, Миленаны алып кайттык. Кукмараның опека һәм попечительлек бүлегенә баргач, "Бер ДЦП авырулы малай бар, әтисе үлде, алсагыз, сез генә аласыз инде аны", - диделәр. Шулай итеп Солтанлы да булдык. Хәзер менә Солтан, Милена, Кирама авылыбыздагы "Әкият" балалар бакчасының кечкенәләр төркеменә, ә Сәлим өлкәннәрнекенә йөри.

"Әнием янына мин утырам"

-Иртә белән дәррәү кузгалып, кем кая җыена башласа, ничек өлгерәсез? - дип кызыксынам.

-Юк, "бөкеләр" булмый үзе, - ди Камилә елмаеп. - Иң элек өлкәнрәкләрен уятам, алары чыгып киткәч, кечкенәләрен әзерләп бакчага илтеп куябыз.

Балалар таралышканнан соң Камилә көндәлек эшкә чума. Башка мәшәкатьләрдән кала, аларның киемнәрен юып, киптереп, урнаштырып кую гына да күпме вакытын аладыр. Фәния апа да мәдрәсәдә белем бирүдән тыш өйдәге балаларны да ислам дине аша тәрбияләргә булыша. Марс исә эштән буш вакытта сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап, малайлар белән хоккей, футбол уйный. Салих белән Идрис каратэ, көрәш түгәрәкләренә йөриләр, Әминә исә волейболга өстенлек бирә икән. Малайлар бүлмәсендә теннис өстәленә дә урын табылган.

Диләрә кияүгә чыкса да, сагына, атнага бер тапкыр килергә тырыша икән. Әминә белән Наиләнең үз әниләре дә исән, кызларының хәлен белергә килгәләп китә, диделәр. Әмма үз әниләре турында бик җәелеп сөйләмәде кызлар. Камиләне, аларны алып үстергән әниләрен якын иткәннәре күренеп тора. Юкка гына фотога төшә башлагач: "Әнием янында мин утырам да, мин утырам", - дип Идрис белән Әминә үзара тарткалашып алмаганнардыр.

-Мин һаман да вакытым булган саен интернет аша ятим балалар турындагы мәгълүматларны карыйм, эзләнәм. Бер генә баланы да ятим итеп күрәсем килми бит, - диде саубуллашканда Камилә.

...Киткәндә кызлар бүлмәсенә - Наилә янына сугылып чыктым. Яшерә-яшерә нидер ясый иде ул. Карасам, бакыр чыбыкка сәйләннәр тезә. "Әниләр көне җитә бит, әниемә бүләккә чәчәк ясыйм", - дип пышылдады ул миңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk