Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югары Шәмәрдән авылы халкының да яхшы юлдан йөрисе килә

Безнең Югары Шәмәрдән авылының Хөсәен Ямашев, Майский урамнарында юллар шулкадәр начар, машиналар да, кешеләр дә йөрерлек түгел. Балалар авылның түбән очындагы башлангыч мәктәпкә басудан әйләнеп йөриләр. Ядегәргә укырга баручы балаларга да бик кыен. Юлны рәтлибез, дип ел саен вәгъдә итәләр, төзәтүче генә юк. Юлыбызны ремонтлау 2012 ел программасына кергән, дип...

Безнең Югары Шәмәрдән авылының Хөсәен Ямашев, Майский урамнарында юллар шулкадәр начар, машиналар да, кешеләр дә йөрерлек түгел. Балалар авылның түбән очындагы башлангыч мәктәпкә басудан әйләнеп йөриләр. Ядегәргә укырга баручы балаларга да бик кыен. Юлны рәтлибез, дип ел саен вәгъдә итәләр, төзәтүче генә юк. Юлыбызны ремонтлау 2012 ел программасына кергән, дип тә әйткәннәр иде, инде 2013 ел үтеп бара. Безгә бит асфальт юл кирәк түгел, таш җәйсәләр дә җитә. Кукмарага дәваханәгә бару өчен Түбән Шәмәрдән тукталышына чыгасы, анда бернинди корылма юк, җилдә, яңгыр астында туңып торырга кирәк. Авылда медпункт та юк, уколны хәзер теләсә кем - кем әзрәк булдыра, шул ясый. Авылыбыз бик матур, әмма яшәү өчен тиешле шартлар булмагач, яшьләр китә. Әбиләр зары дип кабул итегез бу сөйләгәннәрне.

Әлеге хатка Ядегәр авыл җирлеге башлыгы Наил Кашиповтан түбәндәге җавапны алдык:

-Хатта язылган моң-зарлар урынлы. 2013 елда җирлек бюджетына 1 миллион 336 мең 600 сум акча каралган иде. Шуның 314 мең сумы авылларны төзекләндерү өчен дип билгеләнгән. Әлеге сумма 4 авылның урам утларын карап, яктыртып тору өчен генә җитә, юлларны ремонтлауга акча калмый.

2013 елның июнь аенда җирлек территориясендәге "Восток" җаваплылыгы чикләнгән ширкәт республика семинары үткәрде, техникалары җитмәгәнлектән, үзе дә шәхси транспортлар яллап семинарга әзерләнде. Шул сәбәпле, авыл юлларына таш түшәргә ярдәм итә алмады. 2014 елның эш планына Югары Шәмәрдән авылындагы иң беренче йортка кадәр таш түшәүне кертү турында сөйләшүләр бара. Ә тукталыш мәсьәләсенә килгәндә, басу уртасында аны ясау мөмкин түгел.

фото: http://www.licet.ru/news/r-8-31.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk