Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югары Арбаш авылының су башнясыннан су ага да, ага (+Фото)

Югары Арбаш авылындагы су башнясыннан ничә еллар дәвамында җир өстенә су агып утыруы турында узган елның ноябрь аенда "Сорау-җавап" рубрикасы кысаларында хат бирелгән иде. Өркеш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Ярмәхәммәтовның "Җиңелчә ремонт белән генә Югары Арбаш авылындагы су башнясын ремонтлап булмый, капиталь ремонт кирәк. Авыл җирлеге бюджетында башнялар ремонтларга акча...

Югары Арбаш авылындагы су башнясыннан ничә еллар дәвамында җир өстенә су агып утыруы турында узган елның ноябрь аенда "Сорау-җавап" рубрикасы кысаларында хат бирелгән иде. Өркеш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Ярмәхәммәтовның "Җиңелчә ремонт белән генә Югары Арбаш авылындагы су башнясын ремонтлап булмый, капиталь ремонт кирәк. Авыл җирлеге бюджетында башнялар ремонтларга акча каралмаган", - дигән җавабын да урнаштырган идек.

Әлеге хатның авторы Ясәви абый Асатов быел да редакциягә кереп, үзенең моң-зарларын әйтте. "Җәйнең яртысы җитте, ә су ага да ага. Урамнарда да тәртип юк", -диде ул. Җай чыгу белән Югары Арбашка килеп китәргә вәгъдә бирдек аңа.

Чыннан да, Югары Арбаш авылындагы су башнясының тирә-юне турында сөйләп, язып кына бетерерлек түгел икән шул. СанПИН таләпләре буенча башнялар койма белән әйләндерелеп алырга тиеш. Күп кенә авыл җирлекләрендә бу эш башкарылган инде. Ә биредә ... Башнялар тирәсен кычыткан, тал баскан, янында рулонлы саламнар, киселгән агач ботаклары аунап ята. Башня үзе дә күптәннән буялмаган, күгәреп беткән. Казып куелган чокыр да күмелмәгән. Баганадагы ут исәпләгеченең капкачы ачык. Кыскасы, тәртип юк икәнлеге күзалдында. Авылның ферма янындагы һәм Өркеш авылының юл өстендәге башнялар тирәсендә дә шул ук хәл. Башнялар ремонтларлык кына акчалар ничә еллар дәвамында су булып җиргә аккан бит инде.

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертергә теләп Илгиз Ярмөхәммәтов белән очраштык. Җирлек бюджетында ремонт өчен акча каралмагач, бәлки, үзара салым акчаларын башня тирәләрен тәртипләү өчен тотаргадыр, дигән фикерне дә белдердек. Кычытканнарны чабып, саламны җыештырып, ботакларны чистартып алырга зур сумма да кирәк түгел, ләбаса.

-Район җитәкчесе Сергей Димитриев үзара салым акчаларын иң элек җирлектәге аеруча җитди мәсьәләрне хәл итү өчен тотарга кирәк дип белдерде, -диде ул. - Безнең әле узган ел җыелган 234 мең 580 сум акчаның бер тиене дә тотылмаган. Быел исә 1 июльгә 74 мең 822 мең сум акча җыелды. Дәүләт ярдәме белән ул 374 мең 113 сум булып кайтыр дип планлаштырабыз. Барысын да бергә туплап, (608 мең 693 сум) җирлектәге авыл юлларын төзекләндерүгә тотарга уйлыйбыз. Сметасы инде әзер, аукционга куелган. Шушы суммадан әле 6 мең сум акча Хасановка авылындагы урам утын рәтләргә, 50 меңе Югары Арбаш мәктәбенә балалар мәйданчыгы ясау өчен тотылачак. Югары Арбаштагы су башнясының су куа торган торбасы череп беткән, шуңа күрә казылган чокыр күмелмичә тора. Икенче төрле, суны өстән куа торган итеп эшләргә кирәк. Өркеш авылындагы башняны буяп, су ага торган тишеген эретеп ябыштырасы бар. Башнялар тирәсен дә җыештырасы булыр инде.

Авыл җирлеге башлыгы сүзендә торырмы - авыл юллары, су башнялары рәтләнерме икән? Чираттагы тапкыр, салкын кышка кергәндә бу якларга тагын бер барып кайтырбыз әле. Әлеге башняларны ремонтларлык акчалар булып ничә еллар дәвамында җиргә аккан суны туктатырга вакыттыр бит инде.

Өркеш авыл җирлегенә биш авыл -Өркеш, Югары һәм Түбән Арбаш, Октябрино, Хасановка авыллары керә. 222 хуҗалык исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk