Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ятимнәр өчен йорт өлгереп килә

19 июль төнендә Ядегәрдә алты кешенең гомерен өзгән янгын беркемне дә битараф калдырмагандыр. Әлеге фаҗигадән соң, район халкы бердәм булып, якыннарын югалткан, бер мизгел эчендә кием-салымсыз, документсыз, йорт-җирсез калган бертуганнар - 24 яшьлек Илфат, 17 яшьлек Илгиз Абдуллиннарга һәм 16 яшьлек Илназ Зәйнуллинга ярдәмгә килде. Әлеге коточкыч хәлдән соң ике...

19 июль төнендә Ядегәрдә алты кешенең гомерен өзгән янгын беркемне дә битараф калдырмагандыр. Әлеге фаҗигадән соң, район халкы бердәм булып, якыннарын югалткан, бер мизгел эчендә кием-салымсыз, документсыз, йорт-җирсез калган бертуганнар - 24 яшьлек Илфат, 17 яшьлек Илгиз Абдуллиннарга һәм 16 яшьлек Илназ Зәйнуллинга ярдәмгә килде.

Әлеге коточкыч хәлдән соң ике ай вакыт үтте. Очраклы рәвештә генә янгын корбаннары булмый калган егетләр бүгенге көндә кайда яшиләр, җыелган акчага йорт сатып ала алганнармы, ничек көн итәләр? Әлеге сораулар мине генә түгел, шактый райондашларыбызны борчый икән: шалтыратып та, очрашкач та бу сорауларны бирүчеләр булды. Илфат, Илгиз, Илназның хәзерге язмышы турында сөйләр, таныштырыр өчен бу атнада Ядегәрдә булып кайттык.

Авыл җирлеге башлыгы Илгиз абый Әминов белән алдан сөйләшеп куйганча, аның эш урынында очраштык. Ә менә Илфатның да шунда килгән чагы булыр дип уйламаган идем. Әлеге гаиләгә ярдәм итү максатыннан җыелган акчалар авыл җирлегендә саклана, аның төгәл исәп-хисабы алып барыла икән. Төзелеш материалларына, йорт салуда катнашкан эшчеләр өчен хезмәт хакы да әлеге суммадан алына. Илфат та бирегә эшчеләргә түләү өчен акча алырга килгән иде.

-Энекәшләр белән киңәшләштек тә, үзебезнең торган нигезебездә йорт салырга уйладык, - диде ул. -Авылдагы кеше яшәми торган искерәк йортларны сатып алырга тәкъдим иткәннәр иде дә, аларны алмаска булдык. Иң дөрес вариант - яңа йорт салып керү булыр, дигән фикергә килдек. Күпме кеше ярдәм иткәнен күргәч, күңелгә җиңел булып китә, яшәр өчен өмет бирә. Безгә ярдәм кулы сузган бар кешегә газета аша зур рәхмәтемне белдерәм. Җирлек башлыгы Илгиз абыйга да рәхмәт, бар эшне оештыруда ул башлап йөри, аталарча кайгыртучанлык күрсәтеп, кирәк вакытта төпле киңәшен бирә, минем "кул җитмәгәндә" энекәшләремне көндәлек барлап тора.

Әйе, әле кайчан гына шаулап-гөрләп торган нигезне таркатырга теләмичә, егетләр анда төпләнергә уйлыйлар. Элеккеге йорттан бераз читкәрәк китеп, ике ай эчендә 9га 10 метр зурлыгындагы яңа йорт өчен фундамент салына, стенасы күтәрелә. Түбә эше дә күп калмаган инде, эшчеләр калай кайтканын гына көтеп торалар. Түбә ябылуга исә эчке эшләргә тотыначаклар.

-Яңа елга кадәр йортның барлык эшләрен төгәлләп, егетләрне яңа өйгә күчерергә планлаштырабыз, - ди авыл җирлеге башлыгы Илгиз Әминов. - Иртә белән көнемне әлеге объектны барлаудан, эшне оештырудан башлыйм. Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин да һәрдаим кызыксынып тора. Рәхмәт, кемгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәң дә, каршы килмиләр. Янгыннан соң "Восток" хуҗалыгы көче белән әлеге участок яхшылап җыештырылды, директор Сергей Димитриев фундамент салу өчен бушка 7-8 тонна цемент, "Агрохимсервис" җитәкчесе Валерий Тимофеев бушлай таш бирде. Авыл яшьләре, егетләрнең дуслары көче белән фундамент салынды. Районыбыз эшмәкәрләре төзелеш материаллары биргәндә шактый күләмдә ташламалар ясадылар. Кукмара кирпеч заводы директоры Тимур Камалов кирпечнең бәясен төшереп бирсә, Олыяздан Нурсил Тимергалиев завод бәясеннән Казан кирпече алып кайтып бушатты. Ядегәрдә яшәүче Азат Нәбиев тәрәзәләрне бушлай ясарга дип, заказ алып китте, "Промкомбинат" җитәкчесе Расыйх Шакиров та түбә калае өчен үз кесәсеннән түлим диде. "Тойма" хуҗалыгы җитәкчесе Рәҗәп Галиев канализацияне үзе килеп эшләп, бар эшне төгәлләп китте. Өйнең стенасын күтәрү, түбә ябуны авылыбыздагы бер бригада башкарды, алар да түбән бәядән эшләделәр. Кыскасы, бердәмлек, ярдәм итәргә теләүчеләр булгач, эшебез көннән-көн алга бара.

Моңа кадәр Казанда үз гаиләсе белән яшәгән, шунда эшләгән Илфат хәзергә авылда өй салу мәшәкатьләре белән йөри, бүгенге көндә ул әнисенең энесендә торса, Илгизне Расим Якуповлар гаиләсе сыендырган. Ә Янил аграр көллиятендә белем алучы Илназга көллият җитәкчелеге тулай торактан бүлмә биреп торса да, егет көн саен диярлек туган авылына кайта икән. Иптәш егете Саматның әнисе Гөлнур Галиева киң күңеллелек күрсәтеп, аңа үзләрендә торырга рөхсәт биргән.

Озакламый, йорт җитешүгә, туганнар бер түбә астына җыелыр дигән өмет-ышаныч бар. Илфат та Казаннан кайтып биредә яшәячәкбез, дип планлаштыра.

Ядегәр авыл җирлегенә тапшырылган акчаларның гомуми суммасы 889 мең 59 сумны тәшкил итә. Янгыннан соң авыл җирлекләреннән барлыгы 739 мең 686 сум акча җыелган. Оешмалар, халыктан 79 мең 573 сум акча килгән. Мәчетләрдән 69 мең 800 сум акча тупланган.

Район янгын күзәтчелеге бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, әлеге янгын йорт хуҗасы Рөстәм Волковның тәмәке төпчеге белән саксыз эш итүе нәтиҗәсеннән килеп чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X