Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Нәкыйп абый Украинадагы Полтава шәһәренең мактаулы гражданы

Комсомол билеты алырга дип, Вахит авылыннан 25 чакрым араны Кукмарага кадәр җәяү килеп, юлда чабатасы таралган Нәкыйп абый Гатауллин бүгенге көндә Украинадагы Полтава шәһәренең мактаулы гражданнарының берсе. -70 елга кадәр вакыт үтсә дә, һич онытасым юк: Кукмарага килеп җиткәнче чабатам өзелде, таралып китте. Минем белән барган иптәшләрем җыелышып галуш сатып...

Комсомол билеты алырга дип, Вахит авылыннан 25 чакрым араны Кукмарага кадәр җәяү килеп, юлда чабатасы таралган Нәкыйп абый Гатауллин бүгенге көндә Украинадагы Полтава шәһәренең мактаулы гражданнарының берсе.

-70 елга кадәр вакыт үтсә дә, һич онытасым юк: Кукмарага килеп җиткәнче чабатам өзелде, таралып китте. Минем белән барган иптәшләрем җыелышып галуш сатып алдылар. Комсомол билетын кичке якта гына бирделәр, райком идәненә ятып төн кундык,- дип истәлекләрен барлый башлады күзләрен яшь пәрдәсе каплаган якташыбыз. - Холкым үҗәтлектәндер, хәрби кеше булырга, илләр гизәргә туры килде.

Үҗәт булмаса, белем аласым килә дип югары сыйныфларны авылыннан Кукмара беренче мәктәбенә кадәр йөреп тәмамлар идемени ул. Әле бит илнең сугыштан соң яңа тернәкләнеп килгән чагы. Уку түгел, кайвакытта бер телем икмәк өчен дә күпме тир түгәргә кирәк! Кулына аттестат алган Нәкыйпкә Румыниядә хезмәт иткән икетуган абыйсы хәрби училищега барып, көчен сынап карарга киңәш итә. "Анда бушлай ашаталар, киендерәләр, офицер булырсың, дөнья күрерсең", - ди ул.

Ә үзенең исә теләге - театр артисты булу. Мәктәптә дә спектакльләр куйганда төп рольләрне гел аңа бирәләр иде бит. Ничек инде Ходай биргән талантыңа кул селтисең, ди! Ә Казанга китсә ничек яшәр, укыр ул? Авылда бит бер тиен дә акча бирмиләр. Төрле яклап уйланганнан соң егет Чкаловск шәһәрендәге югары зенит -артиллерия училищесына укырга керергә китеп бара һәм ...3 ел эчендэ аны гел бишлегә генә тәмамлый.

Әлбәттә, чип-чи татар авылында туып-үскән, татар мәктәбен тәмамлаган егеткә рус телендә аралашу җиңел булмый.

-Ике дустым - Николай Смагин, Николай Рыжовлар: "Телне өйрәнә алмыйсың дип, татар егетләре янына бик җибәрмәскә тырышалар иде,- ди Нәкыйп абый. - Һәм без, өч Коля (мине шулай дип атап йөртәләр иде) гел бергә булдык.

Кулында кызыл дипломы булган яшь офицерга командование тарафыннан элеккеге Советлар Союзының үзе теләгән теләсә кайсы җиренә эшкә урнашу мөмкинлеге бирелә. Ул сугышта булган Габделхәй абыйсының "Украинада җир әйбәт - кайда таяк тыксаң -шунда агач үсә", дигән сүзен искә алып, Киев округын сайлый. Бирегә килеп төшкәч исә, округ штабы аңа өч шәһәрне тәгьдим итә. Ул картаны ачып караганнан соң, Днепропетровск шәһәренә туктала.

Әлеге калада офицерга тагын сайларга туры килә - Нәкыйп Гатауллин үзе энәсеннән җебенә кадәр белгән һава һөҗүменә каршы оборонада хезмәт итәргә карар кыла. Бер айдан инде ул батарея командиры итеп куела.

-Штат кыскартылу сәбәпле, мине генерал үзенә чакырып, танк ротасын алырга тәгъдим итте. Ә мин исә аннан хәрби дәрәҗәм төшсә-төшәр, үзебезнең взводка командир итеп куегыз әле, дип үтендем. Чөнки эшем һәрвакыт әйбәт барды, хезмәттәшләрем дә, солдатлар да хөрмәт иттеләр, -ди Нәкыйп абый. - Кызганычка каршы устав нигезендә ул мондый адымга бара алмый иде. Шуңа күрә ул мине Полтава хәрби училищесына укытырга барырга өндәде. Офицерлар тәрбияләүне нинди җаваплы эш икәнен аңлаганлыктан, каршы килдем. Әмма, округ командующиеның приказы нигезендә барыбер Полтавага китәргә туры килде.

Шулай итеп, якташыбызның тормышында яңа чор башлана. Бу - 1960 ел була. Нәкыйп абый хәрби училищеда да үзен бар яктан үрнәк итеп күрсәтә. Укытуы белән беррәттән үзе дә Киевтагы Хәрби Академияне тәмамлый. Шуннан соң биш ел дәвамында Германиядә эшләргә, кичке биюләрдә үзен биергә чакырган Полтава чибәре Ольга белән танышып гаилә корырга, балалар үстерергә өлгерә. Һәм 1985 нче елда, илле яшендә полковник дәрәҗәсендә отставкага китә ул.

-Тормышымны яңадан башлыйсы булса, ике дә уйламыйча хәрби кеше булыр идем,- ди якташым. - Мин укыткан курсантлар арасында меңнәрчә офицерлар чыкты. Алар арасында 10 генерал да бар. Училищеның юбилеена чакыргач, элеккеге күп кенә укучыларымның минем белән күрешергә, фоторәсемгә төшәргә теләүләрен күреп сөендем, горурлану хисләре кичердем. Күрешә-күрешә кулым талды дисәм дә хата булмас. Ресторанга да чакырдылар, керергә теләмәсәм дә, укучыларымның - югары чиндагы хәрбиләрнең миңа карата җылы карашларын тою күңелемдә рәхәт хисләр уятты. Ә бит мин курсантларга карата бик таләпчән идем. Шул турыда исләренә төшергәч: "Без бит аның шулай булырга тиеш икәнлеген соңыннан гына аңладык, сез безгә чын мәгънәсендә ир-ат мәктәбен үтәргә ярдәм иткәнсез", -диделәр алар.

Нәкыйп абый белем биргән курсантлар арасында бердәнбер татар егете дә була. Кем дисезме? Якташы, күрше Янил авылында туып-үскән егет -Айрат Галиев.

-Полковник чыннан да бик таләпчән, гадел булды, шул ук вакытта миңа әтиләрчә кайгыртучанлык та күрсәтте, - ди шушы көнгә кадәр остазы белән элемтәне өзмәгән, эчке эшләр бүлегенең бүлек җитәкчесе урынбасары Айрат Галиев.

Икенче елга 80 яшен тутыручы якташыбыз туган авылына мөмкинлеге булган саен, еш кайтырга тырыша.

-Әлбәттә, туганнарым белән сөйләшәсем, хәлләрен белешәсем, татарча сөйләшеп утырасым килә, -диде ул саубуллашканда . -Кеше үзенең туган ягын оныта дигән сүзгә бервакытта да ышанмаячакмын. Туган тел, туган нигез кайда гына булсаң да, бервакытта да онытылмый ул.

Фүрия Каюмова (Гатауллина), Зәй шәһәре:

- Нәкыйп абый минем әтинең энесе ул. Алар белән гел телефон аша аралашып торабыз. Бүгенге көндә Украинада барган вәзгыятькә кагылышлы сорауларыма ул хәрбиләрчә кыска гына итеп, бүгенге властьне күралмавын белдерде:" Карама син сеңлем ул җүләрләр алып барган сугыш турындагы хәбәрләрне, мин дә карамыйм", -диде. Абыйның сүзләре буенча, Полтавада тыныч, сугыш кайтавазы әлегә сизелми. Ул киләчәккә өметбелән карап, бик позитив яши. Киләсе елда ул үзенең 80 яшен бөтен туганнарын Украинага чакырып, зурлап билгеләп үтәргә җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X