Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Фоат Галимуллинның "Хезмәт даны" газетасы белән бәйле истәлекләре

Фоат ГАЛИМУЛЛИН, Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы: -Мин район газетасының "Большевик» исеме белән чыкканын да хәтерлим әле. Ул сугыш арты еллары иде. Аннан соң ул "Коммунизмга" дигән исем белән чыга башлады. Беренче әсәрләрем, язмаларым әлеге газетада дөнья күрде. Мин, армиядән кайтып (1965), Кукмара фирка комитетында инструктор булып эшли...

Фоат ГАЛИМУЛЛИН, Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы:

-Мин район газетасының "Большевик» исеме белән чыкканын да хәтерлим әле. Ул сугыш арты еллары иде. Аннан соң ул "Коммунизмга" дигән исем белән чыга башлады. Беренче әсәрләрем, язмаларым әлеге газетада дөнья күрде. Мин, армиядән кайтып (1965), Кукмара фирка комитетында инструктор булып эшли башлаганда, ул чыгудан туктаган, аның каравы, Арчада берничә район өчен бер газета чыгара башлаганнар иде. Исеме "Хезмәт" иде кебек. Мин беркатлылыгым белән газеталарга бары тик хакыйкатьне генә язалар дип уйлаганмын, ахры. Көннәрдән бер көнне, һич тә бизәмичә-шомартмыйча, дөресен әйтеп, Кукмара районындагы хәлләрне тәнкыйтьләп, шул газетага мәкалә язып җибәргәнмен. Ул тиз арада басылып та чыкты. Мине райкомның беренче секретаре Атлас Минхәер улы Булатов чакыртып алды да кулыма шул газетаны тоттырды:

-Син бит, газета хәбәрчесе түгел, райком хезмәткәре. Ник бу җитешсезлекләргә юл куйдың? Бар, инде хәзер шуларны үзең төзәт!

Хәзер уйлыйм да нәтиҗә ясыйм: дөрес әйткән бит. Тормыш дигәнең шулай өйрәтә ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk