Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Тылсымлы тубал" эшкә өйрәтә

"Шәфкать" физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәгенең "Тылсымлы тубал" проекты "Лукойл" иганәчелек фонды һәм "РИТЭК" җәмгыяте оештырган социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңү яулаган. "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгенә моңа кадәр кергәнем булмаса да, бары тик җылы сүзләр генә ишеткәнем бар иде. Тернәкләнү узарга районыбыздан гына түгел, күрше-тирәләрдән дә киләләр....

"Шәфкать" физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәгенең "Тылсымлы тубал" проекты "Лукойл" иганәчелек фонды һәм "РИТЭК" җәмгыяте оештырган социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңү яулаган.

"Шәфкать" тернәкләндерү үзәгенә моңа кадәр кергәнем булмаса да, бары тик җылы сүзләр генә ишеткәнем бар иде. Тернәкләнү узарга районыбыздан гына түгел, күрше-тирәләрдән дә киләләр. Чыннан да, бусагасыннан атлап керүгә, сине ягымлы хезмәткәрләр һәм якты, өйдәгечә җылы атмосфера каршы ала. Бүлмәләрдән балаларның тавышлары яңгырый, кайсыдыр елап та ала. Ирексездән, шифасы гына тисен инде, дип уйлап куясың

Бер бүлмәдә балалар, аларның әти-әниләре, тәрбиячеләрнең түгәрәкләнеп, эш белән мавыгып утырулары күзгә ташланды. Ә урталарында исә эш материалы - тал чыбыклары.

Бүгенге көндә "Тылсымлы тубал" проекты кысаларында тернәкләндерү үзәгендә балаларга талчыбыктан төрле әйберләр үрү буенча дәресләр оештырыла башлаган икән. 50 мең сум күләмендәге Грант хисабына проектның партнеры булып Лубян урман-техник көллиятеннән махсус талчыбыклар сатып алынган. Ә балаларга Лубяннан килеп, Альмира Ганиева һәм Наталья Ивановалар мастер-класслар үткәрәләр. Талчыбыклардан әйберләр үрү җиңел булмаса да, бу шөгыль үзәктә тәрбияләнүчеләрдә зур кызыксыну уяткан. Хәзерге вакытта мөмкинлекләре чикләнгән алты-җиде бала әлеге һөнәр серләренә өйрәнәләр.

-Бу проект ярдәмендә балалар сәламәтлекләрен ныгыталар, шулай ук экологик, иҗади һәм һөнәри тәрбия алалар. Әлеге шөгыль балаларны гына түгел, аларның әти-әниләрен дә җәлеп итә. Беренчедән, алар үзләре яңа шөгыль үзләштерергә теләсәләр, икенчедән, киләчәктә бу ул-кызларының керем чыганагы булырга мөмкин. Гомумән, талчыбыктан үрергә үзәк хезмәткәрләре дә бик теләп өйрәнәләр һәм алга таба алар үзләре балаларның остазлары була алачаклар, - диде проектның җитәкчесе, логопед Люция Хөсәинова. -Проектка июнь аенда нәтиҗә ясалачак, әмма бу нокта куела дигән сүз түгел, башлаган эшне дәвам итәргә уйлыйбыз. Күргәзмә һәм сату оештырылачак, шул акчага чимал алып, үзен-үзе аклап барыр, дип планлаштырабыз. Бүгенге көндә үк эшләнмәләрне сораучылар бар.


Инде беренче нәтиҗәләр дә күренә башлаган. Талчыбыктан төрле әйберләр ясаганнар: кәрзиннәр, ипи, чәчәк савытлары һәм башкалар күз явын алырлык. Күпме көч һәм сабырлык сорый торган хезмәт бит бу! Остазлары Альмира Ганиева укучыларын мактап кына телгә алды:
-Балалар бик теләп өйрәнәләр, тиз отып алалар. Аларда кызыксыну булгач, миңа да эшләве күңелле. Тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре дә яхшы кабул иттеләр, шуңа күрә ерак юл да якын булып тоела. Мин балаларны, иҗатны яратам, мөмкинлек булса, бирегә гел килер идем әле, - диде ул. Эшкә бирелгән Тимур Антиповны күрсәтеп:
-Иң тырыш укучыларыбызның берсе. Киләчәккә планнары да зурдан, тал чыбыкларны кайдан сатып алып була, бу шөгыльне тормышта ничек кулланып булуы белән дә кызыксына. Хәзер яхшылап өйрәнеп калып, җәй көне өендә дә үрергә тели, - диде Альмира Ганиева.
Проектны тормышка ашыручыларга уңышлар теләп, нәтиҗәсен үрелгән кәрзиннәр белән бергә балаларның сәламәтлегендә дә күрергә язсын иде, дип әйтәсе килә.

Наилә ИСМАИЛОВА, Кукмара:
-Мин тернәкләндерү үзәгенә кызым белән киләм. Безгә монда бик ошый, баланың сәламәтлеген ныгытуга һәм иҗади үсешенә йогынтысы зур, дип уйлыйм. Тал чыбыктан әйберләр үрү белән үзем дә кызыксынып киттем. Бик матур килеп чыга бит.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk