“Сәлам белән Рабига апагыз” (анкеталардан фикерләр)
* "Хезмәт даны" газетасы елдан-ел кызыклырак чыга, килгәнен көтеп торабыз. (Нурзидә Закирҗанова, Кукмара) * Яратып, бер сүзен дә калдырмыйча укыйм. "Бакчачы почмагы"на, халык медицинасына аз урын бирелә, ай календаре, гомумән, чыкмый. (Маһиәнвәр Мәрданова, Березняк) *Кеше үзенең хокукларын белми, хокук саклау һәм законнар темасына газетада язмалар сирәк чыга. (Фирая Шәфигуллина, Кукмара)...
* "Хезмәт даны" газетасы елдан-ел кызыклырак чыга, килгәнен көтеп торабыз. (Нурзидә Закирҗанова, Кукмара)
* Яратып, бер сүзен дә калдырмыйча укыйм. "Бакчачы почмагы"на, халык медицинасына аз урын бирелә, ай календаре, гомумән, чыкмый. (Маһиәнвәр Мәрданова, Березняк)
*Кеше үзенең хокукларын белми, хокук саклау һәм законнар темасына газетада язмалар сирәк чыга. (Фирая Шәфигуллина, Кукмара)
* Кечкенә генә газетада бик күп темалар яктыртыла. (Индира Габдрахманова, Кукмара)
* Удмурт телендә чыккан битне көтеп алабыз( Ислан Исаев, Югары Күзмис)
*Бар темага да кагылышлы язмалар ошый, газетаны ике сәгать укыйм, мин бик канәгать, рәхмәтле. (Любовь Сергеева, Үрәсбаш)
* Бик шәп язасыз, барысы да ошый, әмма фабрикалар турында аз бирелә. (Әлфия Әхтәмова, Кукмара)
*Балаларның һәм яшьләрнең уңышлары турында күбрәк язылса иде, алар безнең киләчәгебез бит. (Владимир Тихонов, Кукмара)
*Медицина турындагы язмаларны да кертергә кирәк дип уйлыйм. (Ольга Туктаева, Кукмара)
*Газетада урын алган кешеләр язмышы, табигатьне саклау, кызыклы вакыйгалар турындагы язмаларны яратып укыйм. Авыл хуҗалыгын саклап калу, мәктәпләр тормышы, әдәбият яңалыклары турында да бирелсә иде. (Рузалия Садриева, Өркеш)
*Барысы да бик ошый, газета килеп кенә торсын. "Җитәкчегә биш сорау" рубрикасы бик шәп чыга. "Кемгә ачыйм күңелемне"гә урын аз бирелә. (Чулпан Ибраһимова, Кукмара)
*Барлык темалар да яктыртыла, бөтен язмаларны да яратып укыйм. Ошамаса газетага язылмас идек. ( Зөлфирә Шәймарданова, Каенлык)
*Район яңалыкларын көтеп алабыз. Бүләк отмасак та, язылабыз. 9 июньдә газетага тагын язылдык, Аллага шөкер. (Мырат Хыдыров, Түбән Үрәс)
*Язмалар эчтәлекле, аңлаешлы. Үзенчәлекле шәхесләр турында күбрәк язсагыз иде. (Рәкыйп Миннемуллин, Янсыбы)
* Мәктәп, балалар бакчалары тормышы аерым мәкаләләрдә генә чагылыш таба, тулырак информация күрәсе килә. Чит җирләрдә генә яшәүче түгел, ә районда яшәүче көчле шәхесләр турында да укыйсы килә. (Венера Миннеханова, Кукмара)
*Район яңалыкларын, дингә, әдәбиятка кагылышлы материалларны яратып укыйм. Тәрбияви темага да язмалар бирелсә, без шат булыр идек. (Мәдинә Галиева, Зур Кукмара)
*Кукмарада кеше исеме белән аталган урамнар күп. Шул кешеләрнең биографияләрен дә укыйсы килә. (Гөлсинә Гатина, Кукмара)
*Һөнәр осталары турындагы язмаларны, әдәби әсәрләрне кызыксынып укыйм, дару үләннәре һәм алардан файдалану турында да языгыз әле. (Кадыйр Шакиров, Янил)
*Мин барыннан да канәгать. Сәлам белән Рабига апагыз. (Рабига Гайзуллина, Кукмара)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев