Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сазтамакта яшәүче Илдар Федотов тауларга агачлар утырту өчен тракторы белән буразналар ясый

Тракторчы хезмәте зур кыюлык сорый дисәм, кайберәүләр мыек астыннан елмаеп куяр. Аннан хәтәррәк техника күпме әнә, диярләр. Тик сүзем тигез урында җир сөрүчеләр түгел, биек һәм текә тау битләрендә агачлар утырту өчен буразналар ерып баручылар турында. Болар - Кукмара урманчылыгы тракторчылары Фәнил Кәримов һәм Илдар Федотовлар. Икесе дә гаиләләре белән...

Тракторчы хезмәте зур кыюлык сорый дисәм, кайберәүләр мыек астыннан елмаеп куяр. Аннан хәтәррәк техника күпме әнә, диярләр. Тик сүзем тигез урында җир сөрүчеләр түгел, биек һәм текә тау битләрендә агачлар утырту өчен буразналар ерып баручылар турында. Болар - Кукмара урманчылыгы тракторчылары Фәнил Кәримов һәм Илдар Федотовлар. Икесе дә гаиләләре белән Сазтамак авылында яшиләр. Бу кыю йөрәкле ир-егетләрне очрату җиңел түгел: аларга республиканың төрле районнарына барып эшләргә туры килә. Балтач, Саба, Әтнә, Нурлат һәм башка районнарны яшелләндерүгә үз өлешләрен керткәннәр. Соңгы вакытта Мамадыш районында хезмәт куйдылар. Ял көннәренә өйләренә кайткан тракторчыларның берсе - Илдар Федотовны күреп сөйләшә алдым. Бу һөнәрне ул Байлангар урта мәктәбендә укыганда ук үзләштергән икән. Ерак Көнчыгышта хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң, күмәк хуҗалыкта "Беларусь" тракторы белән идарә иткән. Аннары... хәер, сүзне үзенә бирик:

-Кукмара урманчылыгына 2000 елда урнаштым. Башта урманнан киселгән агачларны сөйрәтеп чыгаруда эшләдем, биш елдан үземне катлаулырак шартларда - тау битләрендә сынап карарга булдым,-ди ул.

-Беренче вакытта куркыткандыр инде,- мин әйтәм.

- Хәзер дә куркыта әле, ләкин эшкә керешкәндәге кебек үк түгел. Аз гына игътибарсызлык, саксызлык та фаҗигагә китерергә мөмкин бит. Кайчак трактор зур ташларга килеп төртелә яисә чокырлы урыннар очрый. Чирәм катламы да комачаулык тудыра. Җир каты булса, бигрәк авыр. Тракторны бер алга, бер артка чигендереп хәрәкәт итәргә туры килә. Шул ук вакытта буразналар тигез "сызылып" барырга тиеш.

-Әйе, Кукмара таулары бигрәк биек шул,- дим.

-Әлмәт районындагы тауларны күрсәгез иде сез! Трактор алар янында шырпы кабы кебек кенә күренә. Шул тауларда буразна сызганда аска карасаң, йөрәк катырак тибә башлый.

-Мондый урында ялгызың эшләү ярамыйдыр бит?

-Әлбәттә. Эш сәгатьләре тәмамланганчы аста урманчы карап-күзәтеп тора. Запчасть кирәк булса яки авырып китсәң, ярдәм итәргә әзер.

-Биеклекләр төшкә керәдер әле...

-Юк, эш бик ардыра, шуңа күрә ятуга ук тирән йокыга талам. Көнлек норма - 30 сутый. Аны арттырып та үтибез әле. Иртәнге сәгать җидедә эшкә чыгып китәбез, кичке сигезләрдә-тугызларда кайтабыз. Вагончыкларда яшибез. Бригадабыз бер гаилә кебек, бердәм, тату.

-Тау битләрен ермачлаганда алтынга юлыкканыгыз булмадымы?- дип шаяртып алдым.

-Юк шул, таштан башка берни чыкмый,- дип елмая әңгәмәдәшем.

Алтыннан да кадерле үз гаиләсе бар бит аның. Тормыш иптәше Минзилә ханым үзәк район дәваханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Уллары Илнар - киез итек-киез комбинаты хезмәткәре, кызлары Әнзилә кондитер һөнәрен сайлаган. Йорт-җирләре җитеш. Ишегалдына ямь биреп, алмагачлар көзге уңыштан сыгылып утыра. Шушы тормышка куанып, саулык белән яшәргә язсын үзләренә.

Җирдә һәркем, начармы-яхшымы, үз эзен калдыра. Кукмара урманчылыгы тракторчылары Фәнил Кәримов һәм Илдар Федотовлар сызган эзләр исә кешеләргә игелекле хезмәт итә: анда шаулаучы яшь урманнарда халык җиләк-гөмбә җыеп рәхәтләнә, ял итә, табигать белән хозурлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk