Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рамилә һәм Илдус Гыйләҗевлар - Кукмара ЗАГСында никахларын теркәгән иң беренче парлар

Көнчыгыш календаре буенча Ат елына кердек. Яңа елны яңа тормыш корудан башлап җибәргән яшьләр үзләрен аеруча бәхетле сизәдер. Адай егете Илдус Гыйләҗев һәм Сарман районының Җәлил поселогы кызы Рамилә Зарипова - шулар исәбеннән. Быел алар - Кукмара ЗАГСында никахларын теркәгән беренче пар. Бер-берсен ничек табышкан соң алар? Хикмәте бар икән....

Көнчыгыш календаре буенча Ат елына кердек. Яңа елны яңа тормыш корудан башлап җибәргән яшьләр үзләрен аеруча бәхетле сизәдер. Адай егете Илдус Гыйләҗев һәм Сарман районының Җәлил поселогы кызы Рамилә Зарипова - шулар исәбеннән. Быел алар - Кукмара ЗАГСында никахларын теркәгән беренче пар.

Бер-берсен ничек табышкан соң алар? Хикмәте бар икән. Кызның әтисе Рамил тумышы белән Чуллы авылыннан булып чыкты. Поляр түгәрәк артындагы Воркута каласында яшәгәннән соң, хатыны Гүзәлиянең туган ягына кайтып урнашканнар. Чуллы белән араны өзмәгәннәр, Рамилә анда кунакка кайтып йөргән. Бервакыт иптәш кызлары белән Адайга армиягә озату кичәсенә килгән. Менә шунда Илдусның күзе төшкән инде чибәр кунак кызына. Ике ел ярым буе хәбәрләшеп, очрашып торганнар. Мәхәббәтләре әнә шулай сыналган. Өлешеңә тигән көмешең булса, кавышуга ерак аралар да киртә була алмый.

-Киленебез - булачак рәссам, Чаллы шәһәрендә укый. Безгә күп кенә картиналарын бүләк итте. Укуын тәмамлап кайткач, Кукмарада яшәячәкләр: фатир алып бирдек үзләренә, - диләр яшь ирнең әти-әнисе Сәвия һәм Тимерхан Гыйләҗевлар.

Моннан алдагы Ат елы - 2002 елда районыбызда беренче булып өйләнешкән парның хәл-әхвәлләрен белешергә булдык. Тәңгәл килүләргә исең китәр: Чуллы кызы Физалия Нәҗмиеваны Воркутадан кайткан егет Дамир Габидуллин гомерлек яр иткән ул чакта.

-Бик әйбәт яшиләр. Өч балалары: ике малай һәм кызлары бар. Малайлары инде башлангыч сыйныфларда укыйлар,- дип сөйләде әнисе Зәмзәмия ханым.- Кызым биредә клуб мөдире булып эшләгән иде, Воркутада балалар бакчасына тәрбияче булып урнашты. Ире шахтада хезмәт куя. Ул якларның табигате бик матур, дип сөйли. Тундрага мүк җиләге, гөмбәләр җыярга йөриләр икән. Һава торышы биредәге кебек үзгәреп тора, ди. Әле беркөнне телефоннан сөйләшкәндә һава температурасы -5-6 градус чамасы, дигән иде, бүген инде 30градус суыклык икән. Шунда яшәргә күнекте инде кызым. Ел саен кунакка кайтып торгач, туган авылын сагынырга өлгерми дә кала.

Зәмзәмия ханымның үзенең истәлекле датасы якынлаша: 22 гыйнварда ире Рамазан белән яшәвенә 22 ел тула икән. Беренче ире вафат булганнан соң кавышкан алар. Әйе, чын мәхәббәт кайгыларны җиңеп, яшәү көче бирергә сәләтле. Яшь парларга моңа күп тапкырлар инанырга туры килер.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk