Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рамазан – изгелекләр ае

Безне сабырлыкта, тугрылыкта сынаган , бик күп әҗер-саваплар чыганагы булган, һәр ихласлы мөэмин-мөселманны шатландырган изге Рамазан ае бара. Шушы айны зикер кылып, Аллаһы Тәгалә әйтә: «Кем дә кем бу айга ирешсә, руза тотсын». Балигълык яшенә җиткән, сәламәт, акыл иясе булган һәр мөселман ир һәм мөслимә хатын-кызга Рамазан аенда руза тоту...

Безне сабырлыкта, тугрылыкта сынаган , бик күп әҗер-саваплар чыганагы булган, һәр ихласлы мөэмин-мөселманны шатландырган изге Рамазан ае бара. Шушы айны зикер кылып, Аллаһы Тәгалә әйтә: «Кем дә кем бу айга ирешсә, руза тотсын». Балигълык яшенә җиткән, сәламәт, акыл иясе булган һәр мөселман ир һәм мөслимә хатын-кызга Рамазан аенда руза тоту фарыз булып тора. Бу хакта "Бәкара" сүрәсенең 183нче аятендә әйтелә: «Әй, иман китерүчеләр! Сезгә кадәр булган халыкларга әмер ителгән кебек, сезгә дә Рамазан аенда руза тоту фарыз кылынды, шаять ки, сез тәкъвалыкка ирешүчеләрдән булырсыз».

Башка гамәлләрдән аермалы буларак, руза гыйбадәтенә Аллаһ Раббыбыз махсус саваплар вәгъдә итте. Гадәттә, кеше һәр яхшы гамәле өчен уннан алып җиде йөзгә кадәр савап алырга мөмкин. Әмма руза өчен моның белән генә чикләнелми. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Бәндә үзенең шәһвәтеннән, ризык һәм эчемлегеннән фәкать Минем өчен тыелды, шуңа күрә әҗерне Мин Үзем бирәм». Бер мөбарәк хәдистә исә болай диелә: «Руза тотучының ике шатлыгы бар, беренчесе авыз ачканда, икенчесе Раббысы белән очрашканда». Әлхәмдүлилләһ, Аллаһ бәндәләренә әҗерне тиешеннән арттырып бирә.

Рамазан аендагы мөһим гыйбадәтләрнең берсе - ул тәравих намазы. Әлбәттә, көне буе ашау-эчүдән тыелып, кичен авыз ачканнан соң, рәхәтләнеп ял итәсе урынга, озак итеп намазда басып торырга дип мәчеткә чыгып китү җиңел эшләрдән түгел. Ләкин кешеләр моның савабын белсә, һичшиксез, тәравихка барырга тырышырлар иде. Тәравих намазын имам белән башлап, имам белән тәмам кылсаң, төне буе - иртәнге вакытка кадәр намазда торган кебек савап аласың. Пәйгамбәребез гәләйһиссәләм: «Кем имам белән намазга кереп, имам киткәнче тора, аңа төне буе намазда тору әҗере языла», - дип әйтте. Бервакыт, Аллаһының илчесе Рамазан турында сөйләгәндә шундый сүзләр әйтә: «Рамазан аеның рузасын Аллаһ фарыз кылды, намазда басып торулары сөннәт булды. Кем ул айны иман белән, Аллаһыдан савап өмет итеп руза тотса, намазларда торса, ай ахырында анасыннан яңа туган сабый хәлендә кебек гөнаһларыннан пакьланган булыр».

Һәр кешенең алдында ике мөһим кыям (басып тору) бар. Беренчесе - дөньядагы басып тору - намаз кыямы, икенчесе - бәндәнең Раббысына кайтып, Аның каршына басып, җавап тотасы көндәге Кыямәт кыямы. Бәлки, тәравихта торганда аяклар да ара, тәннәр дә хәлсезләнәдер. Әмма дөньяның кыямнары белән Кыямәт кыямын Аллаһ җиңеләйтә…

Айларның солтаны булган Рамазан ае күбрәк изгелекләр кылу, Аллаһның рәхмәтен кәсеп итү өчен зур форсаттыр. Рамазан - изгелекләр ае. Аллаһ бу айда Үз бәндәләрен аеруча күп яхшы, изге гамәлләр кылырга, начар, явыз эшләрдән тыелырга чакыра. Пәйгамбәребез гәләйһиссәләм әйтте: «Рамазан аеның беренче киче җитсә, шайтаннарга богаулар салыныр, җәһәннәм ишекләре ябылыр - берсе дә ачылмас. Җәннәт ишекләре исә ачылыр, берсе дә ябылмас. Күкләрдән Аллаһының бер фәрештәсе кешеләргә юнәлеп әйтер: «Әй изгелек сөюче, изгелеккә омтыл! Әй, явызлык кылучы, начарлыктан котыл!». Шулай итеп, бу айда, Аллаһы Тәгалә бәндәләрен җәһәннәм утыннан коткарыр.

Һәр эшнең үз вакыты, үз фасылы бар. Игенче кыштан сабанын хәстәрли. Яздан чәчә, көзен җыя. Кайбер үсемлекләрне көздән чәчеп калу хәерлерәк санала. Шуның кебек, изгелекләр кылып, күбрәк савап җыю, гөнаһларыңнан арыну өчен иң хәерле вакыт - Рамазан ае. Шушы айда Аллаһ Үз бәндәләре каршында күпме изгелек ишекләрен ача: фарыз уразасы, тәравих намазлары, сәхәр һәм ифтар вакытында дога кылулар, бер-береңә авыз ачтырулар, фитыр сәдакасы, рамазан гомрәсе, игътикяф һ.б…

Ризык һәм судан мәхрүм булып тору сәбәпле, тәннең көче китә, кешене йокы баса, ялкаулыгы җиңә башлый. Ләкин, Рамазан - ялкаулык ае түгел. Аллаһ Раббыбыз безне шушы загыйфьлек - ялкаулыкны җиңәргә, нәфесебез белән көрәшергә, яхшы, игелекле гамәлләр кылырга һәм күбрәк савап җыеп, Җәннәт бакчаларына ашкынырга чакыра. Әйе, Рамазан ул - изгелекләр ае һәм Аллаһы Тәгалә бәндәләренең ихлас ниятен дә, тырышлыгын да күрә. Рамазан ае тәмамлануга да санаулы көннәр калып бара... Гыйбадәт юлында булып, изгелекләр кылырга ашыгыйк, җәмәгать!

Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Камышлы авылы имамы.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk