Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рамазан ае мөбарәк булсын!

Хөрмәтле мөселман кардәшләр, райондашлар! Аллаһның олуг рәхмәте белән янә Рамазан аен каршыларга насыйп булды. Әлеге изге, савап хәзинәсе булган айны шатланып каршы алган һәркемне ихластан котлыйм, кабул булган гыйбадәтләр, бетмәс-төкәнмәс әҗер-саваплар белән бүләкләнүебезне телим. Ураза гыйбадәте - безнең сабырлыкны, Раббыбызга тугрылыкны сыный торган гамәл. Быелгы Рамазан ае Аллаһ биргән көннәрнең...

Хөрмәтле мөселман кардәшләр, райондашлар! Аллаһның олуг рәхмәте белән янә Рамазан аен каршыларга насыйп булды. Әлеге изге, савап хәзинәсе булган айны шатланып каршы алган һәркемне ихластан котлыйм, кабул булган гыйбадәтләр, бетмәс-төкәнмәс әҗер-саваплар белән бүләкләнүебезне телим.

Ураза гыйбадәте - безнең сабырлыкны, Раббыбызга тугрылыкны сыный торган гамәл. Быелгы Рамазан ае Аллаһ биргән көннәрнең иң озын вакытларына туры килгәнлектән, сынау аеруча җитди санала. Әмма галимнәребез белдергәнчә, авырлык никадәр күбрәк, ягъни сынау никадәр авыррак булса, гамәлнең савабы да шулкадәр арта, гыйбадәт кылучылар Аллаһыга тагын да якынрак була. Аллаһ Раббыбыз ураза тотучыларның һәммәсенә дә күркәм сабырлыклар биреп, әлеге мөһим гыйбадәтне үтәргә насыйп итсен.

Рамазан ае Аллаһның олуг сынавы да, шул ук вакытта ул бәндәләргә Аллаһ рәхмәте ирешә торган ай. Шушы фазыйләтле чорның нәтиҗәсендә илебезгә, өйләребезгә нур-бәрәкәт иңсен, тәүфыйксызларга тәүфыйк-һидәять бирелсен, тәннәребез савыксын, җаннарыбыз пакьләнсен. Раббыбыз Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, кылган догаларыбызны, барча изге-игелекле гамәлләребезне кабул кылсын, ярдәменнән ташламасын! Изге Рамазан ае мөбарәк булсын!

Кукмара районы имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев