Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ленин бакчасында Геройлар аллеясы булдырылсын иде

Районыбызда ничә Советлар Союзы Герое бар? - дип сорыйм яшьләрдән еш кына. Белмиләр, мин дә белмим. Воробьев исемлесен ишеткәнем бар, бу шәхес элеккеге Тәкәнеш районыннан. Ни өчен геройларны белмибез? Чөнки, беренчедән, алар гади халык катламыннан, ә андыйлар тиз онытыла, икенчедән, елга бер тапкыр Җиңү көнендә генә искә алып, күңелдә калмый...

Районыбызда ничә Советлар Союзы Герое бар? - дип сорыйм яшьләрдән еш кына. Белмиләр, мин дә белмим. Воробьев исемлесен ишеткәнем бар, бу шәхес элеккеге Тәкәнеш районыннан. Ни өчен геройларны белмибез? Чөнки, беренчедән, алар гади халык катламыннан, ә андыйлар тиз онытыла, икенчедән, елга бер тапкыр Җиңү көнендә генә искә алып, күңелдә калмый ул. Моның өчен геройның туганнары һәм балалары белән очрашулар үткәрергә кирәк. Бу яшьләрне тәрбияләү чарасы булыр һәм аларда патриотизм хисе уяныр иде. Геройларның исемен ял паркларына, урамнарга кушу да дөрес булыр.
Нәкыйп КӘРИМУЛЛИН
Редакциядән
: Районыбыз халкы Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Сабир Әхтәмов, Фәхретдин Заһидуллин, Петр Воробьев, Ибраһим Газизуллин, Николай Савин кебек каһарман уллары белән хаклы рәвештә горурлана ала. Ә тыныч тормыштагы фидакарь хезмәтләре өчен Камил Шакиров, Вәзыйх Мәүликов, Леонид Козлов, Гыйльметдин Идрисов, Сергей Захаров, Әхмәтша Җиһаншин, Рим Зарипов, Әхмәтгариф Насыйбуллиннар Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булды. Аларның исемнәрен мәңгеләштерү өчен поселокның мәдәният һәм ял паркында яки Ленин бакчасында Геройлар аллеясы булдырылса, бу киләчәк буыннар өчен дә бик файдалы булыр иде.

фото http://i1.poltava.pl.ua/news/126/12543/photo.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X