Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмараның җәннәт почмагы тернәкләндерү үзәгендә

Тернәкләндерү үзәген дә дәваланган ветераннар аны хаклы рәвештә "җәннәт почмагы" дип атыйлар. Төрле шифаханәләрдә дәваланган кешеләр дә мондагыча тәртипне, чисталыкны күргәнебез булмады диләр. Үз эшләренә зур җаваплылык белән караучы югары квалификацияле белгечләр эшли биредә. Күптөрле дәвалау чаралары: массаж, укол, витаминнар, балчык белән дәвалау кулланыла. Һәр көн кан басымын үлчиләр, аны...

Тернәкләндерү үзәген дә дәваланган ветераннар аны хаклы рәвештә "җәннәт почмагы" дип атыйлар. Төрле шифаханәләрдә дәваланган кешеләр дә мондагыча тәртипне, чисталыкны күргәнебез булмады диләр. Үз эшләренә зур җаваплылык белән караучы югары квалификацияле белгечләр эшли биредә. Күптөрле дәвалау чаралары: массаж, укол, витаминнар, балчык белән дәвалау кулланыла. Һәр көн кан басымын үлчиләр, аны исәпләп барып, узган көнгесе белән чагыштыралар. Дәваланучыларга искиткеч ихтирам, кешелекле караш сизелә. Берничә ял итү залы бар. Кайберләрендә дүртәр кешелек диваннар, идәндә затлы келәмнәр. Икенчеләрендә физкультура җиһазлары. Кирәкле чараларга шул заллардан чакырып алалар. Чиратлар, көтеп торулар юк. Тернәкләнү үзәгенә йөрүчеләр - төрле һөнәр ияләре, олы тормыш юлын үткән, күп балалар, оныклар үстереп тәрбияләгән шәхесләр. Монда дәвалануга алар бик тә лаек. Ветераннарга елына бер мәртәбә, үзләре теләгән вакытта йөрергә мөмкин икән.

1995-2000 елларда районның социаль яклау бүлеген районыбызның күренекле җәмәгать эшлеклесе Рәйсә Баһавиева җитәкли һәм эшне башлап җибәрүдә күп хезмәт куя. Социаль тернәкләндерү бүлегенең бүгенге составы исә 1998 елдан эшли. 23 хезмәткәр 15 көн дәвамында медицина ярдәме, дәвалау күнекмәләре, психологик ярдәм күрсәтә. Узган ел 368 кеше дәваланган. Ә түләүгә килгәндә, ул пенсия күләменә бәйле, аз пенсия алучылар түләүдән азат ителәләр.

Рафак ЯКУПОВ, хезмәт ветераны

фото: http://yablor.ru/archive/2011-02-19

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X