Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмаралылар Президент Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда булып кайттылар (+Фоторепортаж)

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә Президент Рөстәм Миңнеханов "Созвездие-Йолдызлык - 2015" фестивале җиңүчеләренә стипендияләр тапшырды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яшь талантларны үстерүгә зур игътибар бирә. "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика эстрада сәнгате телевизион фестивале дә һәрвакыт аның ярдәме белән үткәрелде. Ул аны Россиядәге иң уңышлы проектларның берсе дип саный. "Йолдызлык"...

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә Президент Рөстәм Миңнеханов "Созвездие-Йолдызлык - 2015" фестивале җиңүчеләренә стипендияләр тапшырды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яшь талантларны үстерүгә зур игътибар бирә. "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика эстрада сәнгате телевизион фестивале дә һәрвакыт аның ярдәме белән үткәрелде. Ул аны Россиядәге иң уңышлы проектларның берсе дип саный. "Йолдызлык" фестиваль хәрәкәте - ул иҗади Олимпка бер басма, яңа талантларны ачу сәхнә белән яшәүчеләр өчен уңай мөмкинлек.

Бүләкләнүчеләр арасында районыбыз йолдызчыклары, бер төркем сәнгатькә гашыйк балалар - "Выше радуги" вокаль ансамбле (уртанчылар төркеме), фестивальнең "Конферансье" номинациясе җиңүчеләре Әнвәр Хәсәнов һәм Ислам Шәйдуллиннар да бар иде.

Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче малай-кызларның уңышлары бихисап. Җырчы-биючеләребез нинди генә конкурс-бәйгеләрдә катнашмыйлар һәм Диплом, Мактау грамоталарына ия булмыйлар!

Татар, рус, инглиз, төрек телләрендә җырлар башкаручы "Выше радуги" ансамбленә 20 бала йөри. Җитәкчеләре Венера Гыйләҗева белән берлектә Татарстанда гына түгел, Рәсәй шәһәрләрендә дә чыгышлар ясап, үзләренең талантларын күрсәтәләр алар.

-Конкурс-фестивальләргә йөрергә бик яратабыз. Санкт-Петербург, Ижевск шәһәрләренә гастрольләр аеруча ошады, Казанда да бик еш булабыз. "Йолдызлык"та исә ансамбль белән җырлаудан тыш, "Конферансье" һәм "Вокал" номинацияләрендә дә катнаштык, - диләр инде дүрт яшьтән сәнгать мәктәбе бусагасын таптаучы күппрофильле лицей укучылары Динара Галиева һәм Анастасия Сабанчеевалар.
"Созвездие-Йолдызлык" республика фестивалендә беренчелеккә чыгу өчен шактый тир түгәргә туры килүгә карамастан, төркемдәге балаларның берсе дә сынатмый. Кичкә кадәр сузылган репетицияләрнең нәтиҗәсе исә фестивальнең Гала-концерты вакытында күренә. "Выше радуги" ансамбленең уртанчылар төркеме - беренче, ә кечкенәләр төркеме икенче урынны яулый.

-Балаларның барысы да тырыш. Мәктәптә дә яхшы укыйлар, сәнгатькә дә вакыт табалар, - ди Венера Гыйләҗева. - "Выше радуги" ансамбле оешуга да инде 11 ел булды. Камилла Леонтьева дигән кызыбыз быел күппрофильле лицейның 11 сыйныфын тәмамлый. Ул биш яшендә "Светлячок" музыка театрында шөгыльләнә башлаган иде, алга таба иҗатын "Выше радуги"да дәвам итте. Аның әле һаман да бездән аерыласы килми. Коллектив дус, бердәм булганда гына балаларны сәнгатькә җәлеп итеп, уңышларга ирешергә мөмкин.

"Конферансье" номинациясе җиңүчеләре Әнвәр Хәсәнов белән Ислам Шәйдуллин турында да бары тик мактау сүзләре генә әйтәсе килә. Әнвәр быел күппрофильле лицейның икенче сыйныфын тәмамлый, ә Ислам поселокның "Гөрләвек" балалар бакчасына йөри.

-Улыбыз өч яшендә сәхнәгә менеп, нәфис сүз конкурсында беренче урынны алган иде. Шуннан бирле гастрольләрдән кайтып кергәне юк. Быел исә Яр Чаллыда узган "Без бергә булганда" дигән халыкара конкурста, Казанда үткән "Талантлар канатында" бәйгесендә дә призлы урыннар яулады, - ди Әнвәрнең әнисе Раушания ханым. - "Йолдызлык" та да Ислам белән бергә бик яхшы чыгыш ясадылар, шәһәр балаларының да борыннарына "чиертеп" кайттылар.

-Биергә дә, җырларга да яратам, тизрәк мәктәпкә барасы килә инде. Сәхнәгә чыккач, курыктым әле мин - борылып кереп китәргә дә уйлаган идем. Анда бит бар җирдә утлар, кеше дә күп иде, - ди Ислам.

-Малайлар "Йолдызлык" фестивалендә юмористик чыгыш - татарча шоу тәкъдим иттеләр. Аларның сөйләме заманча музыка, биюләр белән үрелеп барды. Мин аларның икесеннән дә бик канәгать калдым, - ди балаларны фестивальгә әзерләгән Регина Ваккасова. - Талантларның барысы диярлек сәнгать мәктәбендә ачыла, бердәмлек, җаваплылык сыйфатлары формалаша. Тырышмыйча гына яңа үрләр яулау мөмкин түгел. Балаларның уңышында әти-әниләрнең һәм укытучыларның да өлеше гаять зур. Кукмара балалар сәнгать мәктәбе шәкертләренең, "Йолдызлык" фестивале җиңүчеләре буларак, Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда катнашу, дәүләт стипендиясенә ия булулары барыбыз өчен дә зур мәртәбә.

Быел фестивальгә 15 ел тулды. Яшьләр чарасы буларак шәһәр күләмендә генә старт алган фестиваль Россия масштабындагы мөһим мәдәни чарага әверелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев