Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмаралы үзенең Анапага сәяхәте белән уртаклаша

Бу юлы Анапага баргач, моннан 10-20 ел элек биредә күргән хәлләр белән чагыштырып йөрдем. Нократ Аланында поездга кереп утырдым. Шул ук элеккеге вагоннар, урын-җир генә бик чиста һәм үтүкләнеп, целлофан пакетка салынган. Элек поздларда урын-җир өчен аерым түлисе иде, ә хәзер ул билет бәясенә кергән. Анапага барганда берничә тәүлеклек юл...

Бу юлы Анапага баргач, моннан 10-20 ел элек биредә күргән хәлләр белән чагыштырып йөрдем.

Нократ Аланында поездга кереп утырдым. Шул ук элеккеге вагоннар, урын-җир генә бик чиста һәм үтүкләнеп, целлофан пакетка салынган. Элек поздларда урын-җир өчен аерым түлисе иде, ә хәзер ул билет бәясенә кергән.

Анапага барганда берничә тәүлеклек юл узасы. Иң беренче көннәрдә халык бәрәңге белән кыздырылган тавык сыпыртса, икенче көннәрдә консерва, казылык, иң соңгысы итеп кайнар суда тиз пешерелә торган токмачка да риза булып бара.

Анапага җитәргә ике сәгать кала, поездга ниндидер яшь егетләр килеп керде һәм: "Поезддан төшкәч, безнең таксиситларга утырырсыз, яме", - дип, клиентлар барлый башлады. Чөнки поезд Анапага кермичә Новороссийскийга китәчәк иде. Шулай итеп, Тоннельный станциясендә төшүгә безне бер төркем таксистлар чорнап алды. Анапага илтү өчен, 300-700 сум акча сорый болар. Шәһәрара автобус та бара икән, анысы да шул 300 сум тора, ди таксистлар. Мин исә шәһәрара автобусны кулайрак күреп, кассага бардым. Ә анда Анапага тикле билет бәясе нибары 39 сум тора икән. Менә сиңа ялганчы таксистлар!..

Анапаның үзендә дә кем ничек булдыра - шулай акча эшли. Нигездә, халык шушы ял итүчеләр хисабына яши. Монда завод-фабрикалар юк. Берәүләр кибет, базарда сату итә, икенчеләр санаторий, кунакханәләрдә хезмәт күрсәтә. Ресторан, кафеда эшләүчеләрнең хезмәт хакы белән кызыксындым: 15-30 мең сум икән.

Шулай ук, Анапаның дәваханәсендә дә булырга туры килде. Травматология бүлегенә бер ханымны алып барган идем. Шунысы гаҗәпләндерде: монда минут саен кеше килә, ә чират юк. Хирургтан чыгуыңа ук каршыда ренгент кабинеты тора, снимокны да 5 минут эчендә ясап бирәләр. Чит илләрдә күп йөрүчеләр өчен минем бу сәяхәтем бик гади тоелса да, мин аннан бик канәгать кайттым. Анапада тормыш менә шулайрак корылган.

фото: statnet.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X