Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада ярминкә гөрләде (+Фото)

Ярминкәдә барлык төр яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр, гөлләр, кул эшләнмәләре тәкъдим ителде.

Узган шимбәдә Җиңү паркы каршындагы мәйданда мәгариф учреждениеләренең традицион көзге ярминкәсе узды.

Иртәдән үк мәйдан тирәсе Сабан туен хәтерләтә иде. Көне дә соң...чалт аяз, күктә ник бер болыт әсәре күренсен! Халыкның күплеген әйтеп тә торасы юк. Кемдер кечкенә арба тарткан, ә кемдер кулына зур сумка-капчыклар тоткан. Һәммәсе дә яшелчә, җиләк-җимештән кышлык запас алып калу өчен ашыга.

-Укучылар ярминкәсен ел саен көтеп алам. Быел да шулкадәр күңелле итеп оештырганнар, - дип сенече белән уртаклаша Кукмарадан Диләфрүз ханым Гафиятуллина. - Сәүдә рәтләрендә күңелең ни тели, шул бар. Мин үзем боярышник, сырганак, суган сатып алдым. Оештыручыларга зур рәхмәт.

Әйе, чыннан да, мәктәпләр дә, балалар бакчалары да күргәзмә-ярминкәгә бик тырышып әзерләнгәннәр. Кайсы гына сәүдә ноктасына тукталма, районның 85 еллыгын сурәтләгән күргәзмәне күрәсең. Панноларда чәчәкләргә гүя "җан" кергән, уенчык әби-бабайлар да әллә каян сине сәламлиләр сыман. Ә менә поселокның дүртенче номерлы "Ләйсән" балалар бакчасы хезмәткәрләре "Хезмәт даны" газетасының юбилеен да онытмаганнар. Афәрин, кызлар!

Ярминкәдә барлык төр яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр, гөлләр, кул эшләнмәләре тәкъдим ителде. Кишер, чөгендер, бәрәңгенең килограммын - 12, кәбестәне - ун, ә борычны 18-20 сумнан сатып алырга була иде. Кәркәүч, Түбән Үрәс, Югары Чура, Байлангар мәктәпләре янында халык аеруча күп кайнаша иде.

-Бер гектарга якын мәктәп яны участогыбыз бар. Анда кишер, суган гына түгел, хәтта кыяр, борыч һәм ташкабак та үстерәбез. Укучылар ел дәвамында витаминлы ризык белән тукланалар. Ярминкәгә дә яшелчәләрне бик күп алып килдек, бик яратып алдылар, - диләр Байлангар мәктәбеннән Земфира Йөзмөхәммәтова һәм Алсу Гыйльфиевалар.

Ә менә Югары Чура мәктәбе үзенең бер килограммлы бәрәңгесе, 56 сантиметрлы кыяры белән таң калдырды. "Чемпион яшелчә"ләр алып килүчеләр арасында Ядегәр (30 килограммлы кабак), Ош.Юмья (14 килограммлы ташкабак), Сазтамак (3400 килограммлы чәчәкле кәбестә), Аш.Буҗи (5 килограммлы чөгендер) мәктәпләре дә бар иде.

Балалар бакчалары да, ярминкәдә ел саен катнашып, район халкына көзге муллыкны тәкъдим итүдә үз өлешләрен кертәләр. Быел да аларның күргәзмәләре яныннан алай тиз генә узып китәм димә. Фантазия һәм тырышлык аеруча көчле шул бакча хезмәткәрләрендә!

Ярминкәгә килүчеләр сәүдә рәтләрен йөреп чыгып, үзләренә кирәкле товарны алганнан соң, кайнар коймак һәм чәй белән сыйланды, балалар әзерләгән күңелле концерт карады.

-Мин Кукмара гимназиясендә 25 ел эшләп лаеклы ялга чыктым. Мәктәп ярминкәсеннән бер елны да калганым юк. Тиз арада эзләп табам үзебезнекеләрне, - ди Сәрия Мөхәммәтшина. - Ярминкә генә түгел, чын мәгънәсендә көзге бәйрәм бүген. Миңа бик ошый.

Район мәгариф идарәсе, мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре катнашындагы комиссия күргәзмә-ярминкәдәге эшләрне номинация буенча билгеләде һәм нәтиҗә чыгарды.
Урта мәктәпләр арасында:
1 урын - Югары Чура
2 урын - Түбән Үрәс, Манзарас
3 урын - беренче гимназия, Кукмара 4нче мәктәбе, Янил.
Башлангыч мәктәпләр арасында:
1 урын - Аш-Буҗи
2 урын - Адай.
Поселок балалар бакчалары арасында:
1 урын - "Кояшкай", "Йолдызлык"
2 урын - "Каенкай", "Ләйсән
3 урын - "Кыңгырау".
Авыл балалар бакчалары арасында:
1 урын - Сазтамак
2 урын - Янсыбы, Лельвиж
3 урын - 2нче номерлы Манзарас, Үрәсбаш.

Мирзәхмәт ИДРИСОВ, Чыңгыз Айтматов исемендәге Кукмара беренче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk