Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада - ретрочабышчылар

2 августта Яр Чаллы шәһәренең "Азатлык" мәйданыннан 24 спортчы инвалид 10 көнлек атлы-автомобильле ретрочабышка юл алган иде. Әлеге чарада катнашучылар Әгерҗе, Менделеевск, Алабуга, Мамадыш районнарын узып, дүшәмбе көнне Кукмарага килеп җиттеләр.

Кунакларны Кукмара-Мамадыш чигендә ипи-тоз, татлы чәкчәк белән каршы алганнан соң, Камышлы урманы итәгендә урнашкан "Нараткай" балаларны сәламәтләндерү лагерена юнәлдек. Күбесенең Кукмара якларын беренче күрүе икән. Биредәге табигатьнең матурлыгына таң калдылар, үзләренең соклануларын белдерделәр.
-Сезнең район бик матур. Корылык булуга да карамастан, бар җирдә яшеллек. Мамадышка үзебез белән яңгыр алып килгән идек, монда - кояш, күктә ник бер болыт әсәре күренсен. Ходай рәхмәте белән сездә дә шифалы яңгырлар явып үтәр әле. Без үзебезнең маршрут буенча Яр Чаллыдан Свияжск шәһәр-утравына барабыз. Төп максатыбыз: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне поход шартларында тернәкләндерү, көчебездән килгәнчә тарихи һәм мәдәни ядкарьләрне торгызуга финанс ярдәме күрсәтү, - диләр алар. - Без ун көн эчендә тупланган акчаларны Болгарда ТРның "Яңарыш" фондына тапшырачакбыз, ә 11 августта маршрутны тәмамлап, "Яр Чаллы шәһәре көне"ндә бәйрәмдә катнашырга исәплибез.
Команда әгъзасы, инвалид спортчыларның "Идел-Урал" хәйрия фондын оештыручы Ракит Габдельманов сүзләренә караганда, ретрочабышта инвалидлар хәрәкәте активистлары, спортчылар, рәссамнар, язучылар, сәнгать әһелләре катнаша.
-Без юлга чыкканда үзебез белән чабышкы атлар да алдык. Тукталыш ясаган һәр җирдә алар белән төрле чыгышлар күрсәтәбез. Мөмкинлекләре чикләнгәннәрне тернәкләндерүдә атларның өлеше чиксез зур, - ди ул.
Яр Чаллы кунаклары Җиңү паркы каршындагы мәйданда район халкы белән очрашты, концерт номерлары күрсәтелде, шахмат-шашка турниры, күргәзмә-сату оештырылды. "Яңарыш" дигән язу чигелгән баш киеме һәм футболкаларны, "Болгар" логотибы сурәтләнгән бокалларны бик яратып алдылар. Сәйләннәр тезеп эшләнгән "акча" гөле, бизәкле агач сыбызгылар, дөм сукыр инвалид кеше ясаган картина-рәсемнәргә сокланмау мөмкин түгел иде. Район халкы барлыгы 25 мең сумлык товар сатып алып һәм хәйрия ярдәме күрсәтеп "Яңарыш" фондына үзенең өлешен кертте. Шахмат-шашка уеннарында да беркем сынатмады. Турнирда балалар да, өлкәннәр дә актив катнашты. Шахмат буенча кукмаралы Альберт Сәләховка, ә шашкада кунагыбыз Ракит Җәүдәт улына тиңнәр булмады. Җиңүчеләргә һәм район инвалидлар җәмгыятенең иң актив спортчысы Валентина Борисовага "Яңарыш" фондының баш киеме тапшырылды.
Кичке якта "Нараткай"да ял итүчеләр һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар атлар чыгышын карады. Беренче атларның мәче зурлыгында гына булуы һәм аларның агачка үрмәләп менүләре хакында тыңлаганда күзләре очкынланып янды аларның. Атка атланып йөрү дә балаларның хәтерләрендә озак сакланыр.
Яр Чаллы - Свияжск шәһәр-утравы маршруты буенча хәрәкәт итүче ретрочабышчыларны икенче көнне район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин кабул итте. Аларны район тормышы белән таныштырды, изге эшкә алынуларына соклануын белдерде, уң юллар теләде. Марафончылар исә Кукмарада алган җылы тәэсирләре белән уртаклаштылар, район җитәкчелегенә, барлык оештыручыларга рәхмәтләрен ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk