Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада ике хатын-кыз исерек хәлдә машина йөрткән өчен тоткарланган

Көннәр салкын торуга карамастан, кар яумаганга борчыла ук башлаган идек инде. Һәрнәрсәнең үз вакыты шул, җәмәгать. Ниһаять, кышның иң беренче көнендә, бар җиһанны аклыкка төреп, җир өстенә юка кар юрганы түшәлде. Әмма, бер яхшының бер яманы дигәндәй, 1 декабрьдә юл-транспорт фаҗигаләренең саны аеруча арткан. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән...

Көннәр салкын торуга карамастан, кар яумаганга борчыла ук башлаган идек инде. Һәрнәрсәнең үз вакыты шул, җәмәгать. Ниһаять, кышның иң беренче көнендә, бар җиһанны аклыкка төреп, җир өстенә юка кар юрганы түшәлде. Әмма, бер яхшының бер яманы дигәндәй, 1 декабрьдә юл-транспорт фаҗигаләренең саны аеруча арткан.

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, көн дәвамында алты бәхетсезлек очрагы теркәлгән. "Исереккә ау" операциясе кысаларында инспектор Салават Баймиев белән берлектә оештырылган рейд та юл һәлакәтен теркәүдән башланды. Бистәбезнең Эшчеләр Тыкрыгы һәм Ленин урамнары кисешкән урында "ундүрт"ле "ун"лы белән бәрелешкән иде.

-Мин төп юлдан баручы автомобильләрне уздырырга дип, тизлекне киметтем һәм туктадым. Ул арада миннән артта килүче транспорт машинама килеп тә бәрелде, - ди ВАЗ-2112нең Гөлназ исемле шоферы. - Икебезнең дә автомобильләргә артык зыян килмәде үзе. Әмма иминиятләү компаниясенннән акча алу өчен документлар белән йөрисе булачак бит, шуңа борчылам. Руль артына утырганыма өч ел була, бер дә юл йөрү кагыйдәләрен бозганым юк.

Икенче машина шоферы исә Себердә эшли икән. "Ялга кайткан идем. Китәр алдыннан үземә-үзем "бүләк" ясадым. Кар юлны шоп-шома итеп, бозлатып куйган, шуңа тиз генә туктый алмадым", - ди ул.

Шулай ук инспектор Кукмара-Мамадыш юлында унга якын шоферның документларын, "Алкотестор" приборы ярдәмендә исерткеч эчемлек куллану-кулланмауларын тикшерде. Руль артына утыручыларның күбесе карлы юлда хәрәкәт итәргә авыр булудан зарланды, кайберләре хәтта, бозлы юлда руль белән идарәне югалтып, юл читенә дә төшә язган.

-Рульгә унсигез яшемдә утырган идем. Тиешле тизлекне сакларга, закон таләпләрен үтәргә тырышам. Исерткеч эчемлекләр кулланган килеш бер тапкыр да рульгә утырганым юк, - ди Ханнан Фатыйхов. - Соңгы вакытта Кукмарада транспорт аеруча күбәйде. Игътибарлы булмасаң, юл фаҗигасенә очравың да бик тиз.

Ноябрь аенда районда исерткеч эчемлек кулланып рульгә утырган 24 шофер тоткарланган. Шуларның икесе - хатын-кызлар.

фото: http://dpgo.ru/news/2011-10-19/v-gollandii-boryatsya-s-pyanstvom-voditeley

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk