Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара районында 90га якын егет солдат итеге киячәк

Көз - яшь егет-кызлар өчен олы тормыш юлына аяк басу чоры. Берәүләр өчен студент еллары башлана, егетләрнең исә күпчелеген армия хезмәте көтә. Рухи һәм физик яктан сыный торган чыныгу мәктәбен үтәргә туры киләчәк аларга. -Быел көзен районыбыздан туксанга якын егет солдат итеге киячәк,- ди район хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә чакыру...

Көз - яшь егет-кызлар өчен олы тормыш юлына аяк басу чоры. Берәүләр өчен студент еллары башлана, егетләрнең исә күпчелеген армия хезмәте көтә. Рухи һәм физик яктан сыный торган чыныгу мәктәбен үтәргә туры киләчәк аларга.

-Быел көзен районыбыздан туксанга якын егет солдат итеге киячәк,- ди район хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә чакыру бүлеге җитәкчесе Наил Гаптраупов.- Аларның күпчелеге коры җир гаскәрләренә, калганнары хәрби һава көчләренә һәм һава десанты гаскәрләренә, шулай ук Кизнердагы хәрби частька җибәреләчәк.

Медицина комиссиясе инде үз эшен төгәлләп килә, барлыгы 300ләп егетнең сәламәтлеге тикшерелгән. Аларда неврологик, ашказаны, йөрәк авырулары, кан басымы, сөяк сынуларның күп булуы ачыкланган. Башкалабыз Казаннан киләчәк хәрби-табиблар комиссиясе соңгы сүзне әйтәчәк, шуннан соң егетләргә армиягә чакыру кәгазьләре -повесткалар биреләчәк. Ноябрь башында булачак солдатларның беренче төркеме инде юлга чыгачак. Беренче чиратта Ерак Көнчыгышка, Сахалин, Курил, Кунашир утрауларына җибәрү көтелә. Наил Гаптраупов әйтүенчә, хәзерге вакытта ул якларда армия хезмәтен үтүче райондашларыбыз бик канәгать икән.

Хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе исә эшен дәвам итә. Шушы көннәрдә генә аның утырышы булды. Комиссия каршына иң беренче булып Лубян авылыннан Ренат Шамгунов чакырылды. Беренче булу җиңел түгел: сиздермәскә тырышса да, егет дулкынланган иде.

-Хәрби хезмәткә яраклы, дип таптылар. Кайда җибәрәселәре билгеле түгел, мин үзем һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итәр идем. Әзерлегем бар, дип уйлыйм: физкультура дәресләрендә гел "бишле" генә алып килдем, -диде ул. Ренат Лубян урман-техник көллиятендә укып, инде ланшафт дизайнеры дипломын алырга өлгергән. Бу белгечлегенең армия хезмәтендә кирәге чыгармы - белми. Армиягә билгеле бер һөнәри белемгә ия яки хәрби-исәп белгечлеге булган, шул исәптән тракторчы-машинистлар, пешекчеләр, шоферлар кирәклеге мәгълүм бит.

Солдатка чакырылучы егетләргә алар турында барлык мәгълүмат кертелгән электрон карталар биреләчәк, алга таба бу карталар хәрби билетның дубликаты булып хезмәт итәчәк.

Быелгы көзге чакырылышның берничә үзенчәлеге бар, ди Наил Гаптраупов. Әйтик, югары белемгә ия ир-егетләр турыдан-туры килешү (контракт) буенча 3 елга хезмәт итәргә бара алалар. Димәк, мондый хезмәтнең барлык өстенлекләреннән файдаланачаклар, дигән сүз. Тагын бер яңалык: армиягә баруны кичектерү өчен бернинди сәбәбе булмаган көе 27 яшькә җиткән ир-егетләргә барыбер чакыру комиссиясе каршына басарга туры киләчәк. Аларның хәрби билетларына: "Законлы нигезе булмаган көе хәрби хезмәтне үтмәде" дип язылачак. Мондый билет ияләренә дәүләт, муниципаль бюджет оешмаларында эшләү өчен юллар ябыла. Хәрби бурычны үтәүдән качып йөрүнең мәгънәсе юк, димәк.

Армиягә теләп баручылар һәм хәрби белем алырга ниятләүчеләр дә җитәрлек. Хәрби уку йортларына районыбыздан ел саен 4-6 егет керә икән. Быел исә 7 егет кергән. Шуларның 3се - Поч.Сутер авылыннан. Икесе - Пенза шәһәрендәге матди-техник тәэмин итү буенча хәрби Академиядә, берсе Россия Федераль Куркынычсызлык хезмәтенең чик буе училищесында белем ала.

-Районыбызда туып-үскән бик күп офицерлар бөтен Россия буенча урнашкан частьларда хезмәт итә,- ди Наил Гаптраупов. Кем белә: солдатка баручы егетләргә, бәлки, шул частьларга эләгергә туры килер. Армиядә якташың, бигрәк тә югары чиндагысы зур терәк бит ул.

фото: http://m.ria.ru/defense_safety/20130930/966805379.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X