Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңел җылысын биреп

Адай авылында яшәүче Әлфия апа Хаҗиәхмәтова 8 елдан артык ялгыз яшәүче өлкәннәрнең өйләренә барып хезмәт күрсәтә. Бәйрәмнәре уңаеннан аның белән очрашуыбыз юкка гына түгел - "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Әлфия Фәсхетдин кызын әбиләрне туганыдай якын итеп, үз эшен намус белән, җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәрләрнең берсе дип бәяләделәр. Әйе,...

Күренеп тора - Әлфия апаны аның тәрбиясендәге әбиләр бигрәк яраталар икән. Үзе елмаеп: "И-и, мин аларны сусыз юам, җилсез киптерәм", - дип шаяртса да, һәркайсын үз итеп, күңел биреп эшләве, ә өлкәннәрнең аны үз балаларыдай якын итүләре әллә каян күренеп тора. Аның әбиләре дә Әлфия апа шикелле шук-шаян телле, "сүз эзләп, кесәгә кермиләр":
- Миңа "нәчәлник"нең әйбәтен куйдылар шул, Аллага шөкер, тыныч яшәвем шуннан тора, - дип каршы алды безне 82 яшьлек Гөлйөзем апа Хәснәүтдинова. - Кешесен бик белеп беркеттеләр. Атнага өч тапкыр гына килергә тиеш булса да, бездән ерак тормыйлар алар, капка төбеннән көнгә кырык тапкыр уза, ничә тапкыр кереп хәлемне белә.
Гөлйөзем әбинең өе ялт итеп тора: ап-ак итеп агартылган мич, крахмаллап катырылган, кершәндәй ак тәрәзә пәрдәләре, чиста урын-җир. "Юып куям әле дисәң, бер керләнгән тастымал да таба алмыйсың, менә бу тәрәзә пәрдәләре - Әлфиянең мәрхүмә әнисе Марфуза истәлеге. Минем өчен махсус, элеккечә чит-читләрен челтәрләп кисеп, тегеп, чигеп биргән иде. Әлфияне үстергән әти-әнисенә рәхмәт, авылга килен булып төшкәннән бирле Адайда аның турында начар сүз әйтүче юк. Кем генә мөрәҗәгать итсә дә, бер кешенең сүзен аяк астына салмый, тыңлый. Гомерләрендә рәхәт яшәсеннәр", - дип сүзен дәвам итте Гөлйөзем апа.
Гөлйөзем апаның кордашы Гайшә апа Садыйкова да күршедә генә яши.
-Әлфия лаеклы ялга чыкса, ни эшләрмен икән дип кайгырам инде хәзер. Бер-беребезгә бик ияләнгән идек бит, мәрхүм картымны да ул карап, тәрбияләп соңгы юлга озатты. Безгә дигән суны да иренмичә чишмәдән китерә ул. Мин аны бер көн күрми торсам, авыруга сабышам, капкалары ачыкмы-ябыкмы, утлары янамы икән дип, тәрәзәдән карап кына торам, - ди Гайшә апа.
Әлфия ападан өлкәннәр белән уртак тел таба алуының серен сорагач, гадәттәгечә елмаеп кына куйды.
-Мин бит туган авылым Янилдә берьюлы өч әби белән үстем. Әтинең ике апасы, әнисе бар иде. Әнием Марфуза күрше-тирәдәге өлкәннәр авырып урын өстенә калгач, аларны карый, соңгы юлга озата иде. Бәлки шуннан да күңелемә кереп калгандыр. Шуңа күрә минем карамактагы биш әбине тәрбияләүнең, алар белән сөйләшүнең-аралашуның бер авырлыгын да күрмим. Аннан соң әбиләр үзләре дә чиста күңеллеләр, бик әйбәтләр шул. Булганына шөкер итеп, тыныч күңел белән яшиләр.
Гайшә әбинең: "Әлфия пенсиягә киткәч нишләрбез инде?" - дип борчылуы юкка гына түгел. "Ана даны" медале иясе Әлфия апа - биш бала әнисе, икенче елга насыйп булса, 50 яшеннән лаеклы ялга чыгачак. Ул аларны: "Пенсиягә чыккач, сезнең белән аралашырга вакытым, киресенчә, күп кала бит инде", - дип тынычландырса да, Әлфия апаны өендә бетмәс-төкәнмәс эш, мәшәкать көтеп тора. Шофер булып эшләүче тормыш иптәше Мулланур абый, балалары белән бер көтү мал - ике сыер, ике тана, ике үгез, ат, тай, сарыклар, кош-корт асрап, яшелчә бакчасында кайнашып яшиләр алар. Әлфия апаның Әтнәдәге техникумда зоотехник белгечлеге алуы да шуның кадәр малны тәрбияләп, кирәк вакытында дәвалап торырга ярдәм итә икән. "Иртәнге сәгать 4 тә йокыдан торып, сыерларны савып куюга, алтынчы ун минутта сөт җыю машинасы килеп җитә. Бер кат малларны карап кергәнче алты тула. Аннан соң инде көндәлек эш башлана", - ди ул. Кукмарадагы юл төзелеше участогында эшләүче уллары Марсель, Казандагы техникум студенты Алия, кечкенәдән рәсем ясарга бик оста булган, бүгенге көндә әлеге юнәлеш буенча Казандагы лицейда белем алучы Нурсил, мәктәп укучылары Зөлфәт, Айзилә белән әнә шулай шау-гөр килеп, булганына шөкер итеп яшиләр Хаҗиәхмәтовлар. Әлфия апа тәрбиясендәге өлкәннәр әйтмешли, кайгы-хәсрәт күрмичә, тыныч-имин, балалар бәхетен күреп яшәсеннәр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk