Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гомерлек мәхәббәт

Язмам сөйгән ярымның әти-әнисе - минем кайнанам белән кайнатам турында. Ике яшь йөрәк 1981 елда очраша. Миннәхмәт - 22 яше тулган чибәр егет, тегү фабрикасында эшли, 18 яшьлек кыз Лира да шунда эшкә урнаша Алар бер-берсен ошаталар һәм август аенда гаилә коралар. Газиз кешеләребез ике ул тәрбияләп үстерәләр, аларга дөрес...

Язмам сөйгән ярымның әти-әнисе - минем кайнанам белән кайнатам турында. Ике яшь йөрәк 1981 елда очраша. Миннәхмәт - 22 яше тулган чибәр егет, тегү фабрикасында эшли, 18 яшьлек кыз Лира да шунда эшкә урнаша Алар бер-берсен ошаталар һәм август аенда гаилә коралар. Газиз кешеләребез ике ул тәрбияләп үстерәләр, аларга дөрес тәрбия биреп олы тормыш юлына чыгаралар. Балаларының инде үз гаиләләре, балалары үсеп килә. Оныклар әби белән бабай өчен аеруча зур сөенеч. Баланың баласы балдан татлы, дип юкка әйтмиләр шул...

Әтиебез кинәт авырып китеп, аны инфаркт белән дәваханәгә салдылар. Шушы авыр минутларда әниебез һәрвакыт әти янында булды, Аллаһы Тәгаләдән аның сәламәтләнүен сорады, көн саен кайнар ашлар белән сыйлады. Әниебезнең тырышлыгы белән әти аякка басты. Алга таба да бер берсенә терәк булып, тигезлектә, озын гомер итсеннәр иде.

Олы киленнәре Альбина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk