Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Этләрне яратыгыз!

-Хөрмәтле радиотыңлаучылар! Бүгеннән башлап дулкыннарыбызда "Хайваннар дөньясында" дигән өр-яңа сәхифә ачып җибәрәбез. Кече туганнарыбыз тормышы белән сез хәзер телевизор карап кына түгел, радиоалгычлар аша да таныша алырсыз. Бүгенге тапшыруыбызның кунагы - Габделкәрим үзенең дүрт аяклы дусты Акбай белән. Нинди сөйкемле эт! Яле, бир тәпиеңне, Акбай! Тешләргә ярамый! Җибәр, җибәр, дим...

-Хөрмәтле радиотыңлаучылар, кече туганнарыбызның бер вәкиле Акбай белән танышуыбызны дәвам итик. Бигрәк шук инде үзе! Нәсел-нәсәбе турында сөйләгезче, Габделкәрим. Затлы нәселдәндер бит?
-Ә кәкже, затсызны асрамыйбыз. Безнең авыл нәселе түгел, күрше авыл Гаптриеннән алып кайттым. Ана эте бөтенләй ычкынып, өч көн югалып торган ие, шуннан соң туган көчек инде.
-Холкы, гадәтләре нинди соң?
-Гаптринең үзенә тамчы да охшамаган. Капкадан бер адәмне дә кертми, маладис. Әле беркөн әнигә пинсә китергән пушты кызын чабуыннан эләктергән, ха-ха. Менә моннан алдагысы жүнсез булды, Сарбайны әйтәм. Барысына да койрык болгап тора иде. Җенем сөйми куштаннарны! Салган баштан теге дөньяга олактырдым мин ул сабакыны!
-Э-э-э, әйе, эһем... Реклама тыңлап алсак, ничек булыр?
"Яраткан этегезнең күп еллар буена яшь, матур булып калуын телисезме - "Мисс Маэмай" салонына рәхим итегез! Яшәртә торган битлекләр, йоннарын химик бөдрәләтү, массаж һ.б. күптөрле хезмәтләр тәкъдим ителә!"
-Тапшыруны дәвам итәбез. Габделкәрим, этең нинди ризыкларны аеруча ярата, ничек туклана?
-Вәт кызык кеше булып чыктың син! Ничек туклана, имеш! Эткә сөяк инде ул. Әчегән ашны да чыгарып салам - ашамый карасын!
-Тапшыруыбыздан күчтәнәч итеп сезгә ике кап "Педигрипал" бирергә булдык. Витаминнарның тулы комплексын.
-Ниткән нәрсә соң ул? Һы, тәмле икән, кабымлыкка ярый. Пшул, кая танавыңны сузасың? Утыр, дим, урыныңа!
-Габделкәрим, радиотыңлаучыларга нинди яңа теләкләрегез бар?
-Теләкләр? Һы... Эткә -эт үлеме! Юк, болай әйтү ярамас. Эткә таяк күрсәтмәгез! Монысы да әллә ничегрәк! Вупчем, этләрне яратыгыз!
-Тапшыруыбызга килүегез өчен рәхмәт, Габдел..., Габ...Гы... Пшул, сабакы! Яр... ярдәм итегез!
Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk