Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ерык авыз (мәзәкләр)

Алар бик озак һәм бәхетле яшәделәр. Әмма көннәрнең берендә ире акчаның кая китүен, хатыны исә - каян килүен сорады. *** -Әни, әни, син миңа кармак аласыңмы? -Әлбәттә, улым, алырмын. Кармак та, көймә дә, мәңге айнымый торган балыкчы дуслар да - барысын да алырмын. Син дә әтиең кебек булырсың. *** Яңа...

Алар бик озак һәм бәхетле яшәделәр. Әмма көннәрнең берендә ире акчаның кая китүен, хатыны исә - каян килүен сорады.

***

-Әни, әни, син миңа кармак аласыңмы?

-Әлбәттә, улым, алырмын. Кармак та, көймә дә, мәңге айнымый торган балыкчы дуслар да - барысын да алырмын. Син дә әтиең кебек булырсың.

***

Яңа ел һәм май бәйрәмнәре булмаса, Россиядә дә гомер озынлыгы Европадагы кебек булыр иде.

***

Әбинең сандыгы төбендә әле дә минем туйга бүләк итәргә дип сатып алынган өр-яңа япон видеомагнитофоны ята.

***

Чын ир-егетләр автобуста утырып барганда һәрвакыт күзләрен йомарга мәҗбүр. Чөнки алар хатын-кызларның басып барганына тыныч кына карый алмый.

***

Кич белән арып эшеннән кайткан ире гаҗәпкә кала: өй җыештырылган, киемнәр юылган, ашарга пешкән, табын да әзер. Ул хатынына:

-Кадерлем ни булды?

-Бүген иртән үк нигәдер Интернетны өзделәр.

***

Иң бәхетле балалар Шотландиядә яши. Чөнки алар әниләре генә түгел, әтиләренең дә итәгенә ябышып йөри ала.

***

Кичә мин психологта булдым. Белгеч миңа, тормышым җайлансын өчен, кич белән барлык проблемаларны ишекнең теге ягында калдырып керергә киңәш итте. Нишләргә инде хәзер? Иремне урамда кунарга берничек тә күндерә алмыйм!

***

Юл читендә таягына көчкә таянып торган әби яшь егеткә дәшә:

-Улым, улым! Миңа юлның теге ягына чыгарга ярдәм итә әле!

-Хәзер, әби, яшел ут янсын да чыгарбыз.

-Яшел? Яшелгә мин үзем дә чыгам.

***

Кайбер хатын-кызның йөзенә карау белән "Сак булыгыз: буялган!" дигән сүзләрне укырга мөмкин.

***

-Кадерлем, тозны алып бир әле!

-Син хәзер нәрсә димәкче буласың? Тозны аз салганмынмы? Әллә мин бөтенләй аш пешерә белмимме? Әле мине начар хуҗабикә дип тә уйлыйсыңдыр! Үзеңнең каян чыкканыңны онытма! Үзең пешер дә аша.

***

Биология сыйныфының арткы ягында урнашкан лабораториядәге скелетны күргәч, балалар укытучының: "Күп укы, әле беркемнең дә үлгәне юк", - дигән сүзләреннән тагын да ныграк шикләнә башлады.

****

Миңа тутырып караган кызның күзләреннән җылылык, ут һәм башка коммуналь хезмәтләр бөркелә иде...

***

Баласының киләчәге турында кайгырткан әти-әниләр сабыйларын кечкенәдән үк сул белән ашарга өйрәтә. Чөнки болай эшләгәндә, компьютер алдында тамак ялгавы күпкә җайлырак.

***

-Сезнең туегыз миңа бик ошады. Шулкадәр акча каян алдың?

-Мин инде ун ел буе "кара көн"гә дип акча җыйган идем. Менә ул көн килеп тә җитте.

***

Әгәр танышыгыз ике сүзнең берендә күршеләрен мактый икән, димәк, ул фатирны сатарга җыена.

***

Безнең хатыннар краб салатын еш ясый башлады. Кемдер аңа кукуруз сала, кемдер дөге белән ясый, кемдер кыяр куша. Әлегә кадәр краб салынган краб салаты гына ашарга насыйп булмады.

***

-Әни, ә нигә безнең әтинең башында чәч юк?

-Чөнки ул акыллы.

-Ә нигә, алайса, синең чәчләрең бу кадәр озын?

***

Берәү машинасының тәрәзәсенә: "Магнитола юк, радар-детектор юк, аккумулятор юк", - дигән язу калдырган. Икенче көнне чыкса, анда: "Алайса, сиңа көпчәкләр дә кирәкми бит инде", - дигән язу кыстырып киткәннәр.

***

-Әти, сине бер генә пәп итим әле.

-Кызым, акча барыбер юк. Әниең мине пәп итте инде.

***

Кипрдагы хәлләрне ишетеп, башта бер кайгырам, аннары андагы банкларда сакларлык акчам булмавын искә төшереп, тагын да ныграк борчылам.

***

Бер ир-ат солярийга керә.

-Миңа 200 минут кызынырга кирәк.

-Сез нәрсә?! Күп дигәндә 15 минут. Алайса, янып үләсез.

-Миңа барыбер. Мин иртәгә Төркиядән кайтам бит. Хатын берәр нәрсә сизсә, ул мине барыбер бәреп үтерәчәк.

***

-Докторлар ни өчен битлек кия?

-Операция уңышсыз узса, аларны танымасыннар өчен.

фото: http://www.android-online.ru/developer/williams-mendez

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk